Квалификацияне күтәрү курсларын тәмамлаучыларга таныклыклар тапшырылды

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

Ветеринария даруханәсендә эшләүчеләр өчен агросәнәгать комплексындагы кадрларны укыту институтында квалификацияне күтәрү курслары узды. Белгечләрне ветеринария препаратлары маркетингы, фармация өлкәсендә экономия, ветеринария диетасы, фармацевтика химиясе серләренә өйрәттеләр. Укуларның практик өлешендә исә яңа цифрлы технологияләрне кулландылар. 72 сәгатьлек квалификацияне күтәрү курсларын тәмамлаучыларга таныклыклар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International