Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Аксубай районы үзәк хастаханәсендә ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү нәтиҗәсендә кайсыбер терлекчелек продукциясенә тиешле ветеринария белешмәсе булмау ачыкланган. Гаепле затларга карата административ штраф турында беркетмә төзелгән.
10 нчы декабрь көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары административ штрафларын вакытында түләмәүче өч гражданны җаваплылыкка тарту өчен, эшләрен район суд приставларына җибәргән.
Буа районы ветеринария берләшмәсе белгечләре, инвалидлар ункөнлеге кысаларында, үзләрендә эшләп киткән физик мөмкинлеге чикләнгән элеккеге хезмәттәшне өенә барып бүләк тапшырдылар. Районда эт-мәче асраучы физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең хайваннарына бушлай хезмәт күрсәттеләр.
Республика ветеринария лабораториясе белгечләре Дербышка балалар интернатында булып, сабыйларга бүләкләр биреп кайтты. Моңа кадәр ветеринария лабораториясендә махсус тартма куелган иде. Анда теләге булганнар балаларга кирәкле әйберләрне тупладылар.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылы территориясендә 4 урында ветеринария белешмәсе булмаган килеш эре мөгезле терлек бозаулары сату очрагын ачыклаган. Ветеринария законын тупас бозучыларга карата административ штраф турында беркетмә төзелгән.
Апаст территориаль бүлеге инспекторлары Буа шәһәрендә тиешле булмаган урында каз ите сату урынын ачыклаган – сатылучы каз итенә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле зат административ штрафка тартыла.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә “Республиканың иң яхшы агросәнәгать хезмәткәре” бәйгесендә “Иң яхшы ветеринария табибы” номинациясендә катнашучылар белән очрашу узды. Әлеге бәйгене Татарстанның авыл хуҗалыгы министрлыгы үткәрә. Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов рәислегендәге махсус комиссия бүген иң яхшы мал табиблары, грантка дәгъва кылучылар белән очрашты. “Иң яхшы ветеринария табибы” номинациясендә 36 катнашучы теләк белдергән.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары 7 нче декабрь көнне “Камышла” постында кизү вакытында 18 төрле транспорт чарасын туктатып тикшергән. Тикшерү барышында 3 тапкыр терлекчелек продукциясен ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәү ачыкланган. Гаепле затларга карата административ штраф турында беркетмә төзелгән.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары контролендә Яңа Чишмә районы ветеринария белгечләре “Агро-Основа” җәмгыятендә 1157 баш эре мөгезле терлеккә элек кертелгән туберкулин нәтиҗәләрен тикшерделәр.
Баш ветеринария идарәсенең ревизион эшче төркеме Ютазы районы ветеринария берләшмәсендә 2017 – 2018 еллык финанс-хуҗалык эшчәнлеген тикшерде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Баш ветеринария идарәсенең ревизоры Илнур Галимҗанов җитәкчелегендә киңәшмә үтте.