Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Апас территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Татарстан Республикасы Чүпрәле районының Иске Чүпрәле авылы территориясендә яшь мөгезле эре терлекнең санкцияләнмәгән сату буенча 5 факт ачыкланды .Сату ветеринария кануннарны бозып алып барылган,әлеге эре мөгезле терлеккә ветеринария документлары булмаган.
«Ветеринария турында» 1993 елның 14 маендагы 4979-1 номерлы РФ Законының 15 статьясы, 21 ст. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2016 елның 27 декабрендәге 589 номерлы боерыгы бозылган.Хокук бозучылар РФ КоАП 10.8 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды. Сату туктатылган.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә хәрби предприятиеләрне теркәү тәртибе һәм Татарстан Республикасы территориясендә социаль әһәмияткә ия объектларга хайван продукциясен китерүне оештыру турында түгәрәк өстәл узды.Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин,Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина,Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина һәм шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белгечләре катнашты.
Баш дәүләт ветеренария идарәсенең Апас территориалҗ ветеринария инспекторлары ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә Казан-Ульян автоюлында кизу торган вакытта Чуваш Республикасы Комсомол районыннан 2 баш эре-мөгезле терлекне ветеринария документларыннан башка кайту факты ачыкланды.Шулай итеп, 1993 елның 14 маенда чыккан 4979-1 номерлы «Ветеринария турында» РФ Законының 15 һәм 21 статьялары бозылган. Әлеге факт буенча административ хокук бозу турындагы эш буенча беркетмә төзелде. Гаепле зат РФ КоАП 10.8 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең Саба территориаль ветеринария инспекторлары тарафыннан Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында урнашкан «Лукоз Саба» карата алдан бирелгән күрсәтмәнең үтәлешенә карата планнан тыш тикшерү уздырылды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль дәүләт ветеринария инспекторлары Нурлат-Казан ппвк № 42, Мамык авылы автоюлында дежур торган вакытта юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре белән берлектә ветеринария-санитария кагыйдәләрен бозып ташу фактын ачыклады: эре мөгезле терлек ташганнан соң автомобильнең чисталыгы, юу һәм дезинфекциясе үткәрелмәгән .Хокук бозучы РФ КоАП 1, 10,8 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Түбән Кама территориаль ветеринария инспекторлары Сарман, Зәй районнары һәм Түбән Кама шәһәре прокуратурасы хезмәткәрләре белән берлектә контрольдә тотылырга тиешле территорияләрдә мәгариф оешмаларында, балалар медицина һәм социаль учреждениеләрендә балигъ булмаганнарның туклануын оештырганда законнарны үтәү буенча Татарстан Республикасы прокуратурасы таләбе буенча тикшерүләр үткәрде. Терлекчелек продукциясен саклау, әзерләү һәм сату шартлары, ветеринария документлары булу-булмавы тикшерелде. Тикшерү материаллары төзелде һәм ачыкланган бозулар буенча алга таба карап тикшерү өчен район прокуратурасына җибәрелде.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә белгечләрнең киңәйтелгән киңәшмәсе узды. Мәсьәләләр буенча фикер алышуда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә дәүләт ветеринария инспекциясенең территориаль бүлекләре башлыклары, муниципаль районнарның ветеринария берләшмәләре башлыклары,зона юристлары һәм шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белгечләре катнашты. Дәвалау-профилактика эшләре бүлеге начальнигы Солтан Латыйпов хайваннарның сакланышын һәм мобиль участок ветеринария пунктларының эшчәнлегенә анализ ясады. Эпизоотик эш буенча бүлек мөдире Александр Козлов халык арасында профилактик эшне көчәйтергә кушты. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин ФГИС Меркурий " системасында әзер сөт,ит һәм балык продукциясенә ветеринария документларын бирү эшен көчәйтү кирәклеген күрсәтте . Республика ветеринария лабораториясе директоры Марс Вәлиев республикада ветеринария лабораторияләренең бер хезмәткәргә йөкләнеш буенча эшкә йомгак ясады.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль ветеринария инспекторлары «Мәскәү-Уфа» автомобиль юлының 777 нче чакрымында Чувашия Республикасыннан Татарстан Республикасына кош -кортлар ташыганнан сон дезинфекция үткәрелмәгән автотранспорт керү фактын билгеләде.Гаепле зат РФ КоАП 10.8 ст. 1 өлешендә каралган административ җаваплылыкка тартылды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең Саба территориаль ветеринария инспекторлары Мәскәү-Уфа автомобиль юлының 829 нчы чакрымында, ТР Питрәч районының «Кольцо-2» стационар үлчәү контроле постында Кәрәзле балны ветеринария документларыннан башка алып кайту очрагын ачыклыйлар.«Ветеринария турында " 1993 елның 14 маендагы 4979-1 номерлы РФ Законы һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2016 елның 27 декабрендәге 589 номерлы боерыгы бозылган. Хокук бозучыга карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль ветеринария инспекторлары тарафыннан Татарстан Республикасы Чүпрәле районының Иске Чүпрәле авылы территориясендә яшь мөгезле эре терлекнең санкцияләнмәгән сату буенча 5 факт ачыкланды.Тикшерү барышында ветеринария кануннары бозылу очраклары ачыкланды,әлеге терлек ветеринария документларыннан башка кайтарылган.Хокук бозучылар РФ КоАП 10.8 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды. Сату туктатылган