Тикшерү нәтиҗәләре

2019 елның 15 марты, җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Түбән Кама территориаль ветеринария инспекторлары Сарман, Зәй районнары һәм Түбән Кама шәһәре прокуратурасы хезмәткәрләре белән берлектә контрольдә тотылырга тиешле территорияләрдә мәгариф оешмаларында, балалар медицина һәм социаль учреждениеләрендә балигъ булмаганнарның туклануын оештырганда законнарны үтәү буенча Татарстан Республикасы прокуратурасы таләбе буенча тикшерүләр үткәрде. Терлекчелек продукциясен саклау, әзерләү һәм сату шартлары, ветеринария документлары булу-булмавы тикшерелде. Тикшерү материаллары төзелде һәм ачыкланган бозулар буенча алга таба карап тикшерү өчен район прокуратурасына җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International