Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә белгечләрнең киңәйтелгән киңәшмәсе узды. Мәсьәләләр буенча фикер алышуда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә дәүләт ветеринария инспекциясенең территориаль бүлекләре башлыклары, муниципаль районнарның ветеринария берләшмәләре башлыклары,зона юристлары һәм шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белгечләре катнашты. Дәвалау-профилактика эшләре бүлеге начальнигы Солтан Латыйпов хайваннарның сакланышын һәм мобиль участок ветеринария пунктларының эшчәнлегенә анализ ясады. Эпизоотик эш буенча бүлек мөдире Александр Козлов халык арасында профилактик эшне көчәйтергә кушты. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин ФГИС Меркурий " системасында әзер сөт,ит һәм балык продукциясенә ветеринария документларын бирү эшен көчәйтү кирәклеген күрсәтте . Республика ветеринария лабораториясе директоры Марс Вәлиев республикада ветеринария лабораторияләренең бер хезмәткәргә йөкләнеш буенча эшкә йомгак ясады.