Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Апас территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Татарстан Республикасы Чүпрәле районының Иске Чүпрәле авылы территориясендә яшь мөгезле эре терлекнең санкцияләнмәгән сату буенча 5 факт ачыкланды .Сату ветеринария кануннарны бозып алып барылган,әлеге эре мөгезле терлеккә ветеринария документлары булмаган.
«Ветеринария турында» 1993 елның 14 маендагы 4979-1 номерлы РФ Законының 15 статьясы, 21 ст. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2016 елның 27 декабрендәге 589 номерлы боерыгы бозылган.Хокук бозучылар РФ КоАП 10.8 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды. Сату туктатылган.