"Региональ дәүләт ветеринария күзәтчелеге" дәүләт граждан хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү буенча өч көнлек программа тәмамланды. Программаны ябуны идарә башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин һәм КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры Игорь Привалов үткәрде. Курс тыңлаучыларына квалификация күтәрү турында таныклыклар тапшырылды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль Дәүләт ветеринар күзәтчелеге бүлегенең дәүләт инспекторы тарафыннан Татарстан Республикасы Буа районының Раково авылы территориясендә эре мөгезле терлек лейкоз вирусы белән йогышланган көтүлеккә йөртү очрагы билгеләнде. Әлеге факт буенча административ хокук бозу турындагы эш буенча беркетмә төзелде. РФ КоАП 10.6 ст. 1 өлеше. Ачыклангын бозу очрагы юк ителде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Яр Чаллы территориаль идарәсе белгечләре М-7-Минзәлә юлында, 1101 км «Кемпинг» автосервисы янында, хайваннарны ташганнан соң транспорт чарасын санитар эшкәртмичә, чистартмыйча, юумыйча һәм дезинфекция ясамыйча йөртү очрагын ачыклады. Маршрут: Татарстан Республикасы-Башкортостан Республикасы. Гаепле зат административ җаваплылыкка 10.6 ст. 1 өлеше буенча тартылды.
Бүген Игенчеләр сараенда ТР кулланучылар кооперациясен оештыру Берлеге белгечләре өчен ФГИС "Меркурий» эше буенча укулар узды. Укуны ачуда начальник урынбасары Габделхак Мотыйгуллин катнашты. Республиканың дәүләт ветеринария хезмәте белгечләре укучылар игътибарына хайваннар продукциясе кабул итүне оештыру һәм «гашения» кагыйдәләрен, шулай ук кире кайтарылган ВСД рәсмиләштерү кагыйдәләрен тәкъдим итәчәкләр.
М-7 " Мәскәү-Уфа» юл-патруль хезмәте Казан территориаль идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан ТР Яшел Үзән районыннан 20 баш эре мөгезле терлекне Балык Бистәсе районына һәм ТР Арча районыннан 2 баш эре мөгезле терлекне Чувашия Республикасына ташу очрагы ачыкланды. Терлекләр бәйләнмәгән килеш ташылган. Гаеплеләр РФ КоАП 10.8 ст. 1 өлешендә каралган хокук бозуларны кылган өчен административ җаваплылыкка тартылды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Түбән Кама территориаль идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан елга балыгын һәм сөт продукциясен ветеринаря документларыннан башка сату очрагын ачыкладылар. Хокук бозучыга Аңлату эшләре үткәрелде РФ КоАП 10.8 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды. Сату туктатылды.
Гражданнар мөрәҗәгате нигезендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең Түбән Кама территориаль идарәсе хезмәткәрләре Түбән Кама шәһәрендә умартачылык продукциясен алу, бал кортларын карап тоту, үстерү, аларны гамәлгә ашыру һәм куллану максаты буенча ветеринария кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау буенча тикшерү уздырдылар. Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча умарталык хуҗасы 1 өлеш буенча административ җаваплылыкка тартылды. РФ КоАП 10.6 ст.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль ветеринария инпекторлары Татарстан Республикасы Чүпрәле районының Иске Чүпрәле авылында яшь эре мөгезле терлекне ветеринария – санитария кагыйдәләрен бозып рөхсәтсез сату очрагы ачыкланды. Хокук бозучылар РФ КоАП 10.8 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды. Сату туктатылды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Түбән Кама территориаль идарәсе хезмәткәрләре Түбән Кама районының «Таврия-2» стационар постында территориаль идарә карамагындагы продукцияне ташу кагыйдәләрен бозып алып бару очрагы ачыклады. Таможня берлеге комиссиясенең 2011 елның 9 декабрендәге 880 номерлы карары нигезендә, терлекчелек продукциясен ташыган вакытта гражданинда шәхси медицина кенәгәсе булмый. Хокук бозучыга 14 ст. 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль ветеринария инпекторлары Татарстан Республикасы Олы Кайбыч авылы территориясендә яшь кошларны ветеринария – санитария кагыйдәләрен бозып сату очрагын ачыкладылар. Хокук бозучылар РФ КоАП 10.8 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды. Сату туктатылды.