М-7 " Мәскәү-Уфа» юл-патруль хезмәте Казан территориаль идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан ТР Яшел Үзән районыннан 20 баш эре мөгезле терлекне Балык Бистәсе районына һәм ТР Арча районыннан 2 баш эре мөгезле терлекне Чувашия Республикасына ташу очрагы ачыкланды. Терлекләр бәйләнмәгән килеш ташылган. Гаеплеләр РФ КоАП 10.8 ст. 1 өлешендә каралган хокук бозуларны кылган өчен административ җаваплылыкка тартылды.