Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең эш төркеме тарафыннан "Яңа Чишмә районы дәүләт ветеринария берләшмәсе" нең 2019 ел эшчәнлеге чорында финанс-хуҗалык һәм ветеринария эшчәнлеге буенча күчмә тикшерү уздырылды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе ревизоры Илнур Галимҗанов җитәкчелегендә тикшерү нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Ачыкланган бозулар буенча учреждение коллективы белән аңлату әңгәмәсе үткәрелде
Питрәч районының ветеринария белгечләре Званка һәм Кощяк авылларында яшәүчеләр өчен мәчеләргә һәм этләргә котыру авыруына каршы бушлай вакцинация уздырдылар
М-7 «Мәскәү-Уфа» («Малиновка» юл-патруль хезмәте СП) автоюлының 777 нче чакрымында ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль ветеринария инспекторлары Чувашия Республикасыннан Татарстан Республикасына автотранспорт керү очрагы билгеләнде. Машина ветеринария –санитария кагыйдәләрен бозып, юылмаган һәм дезинфекцияләнмәгән килеш терлек ташыган.Гаеплеләр РФ КоАП 10.8 ст. 1 өлешендә каралган хокук бозуларны кылган өчен административ җаваплылыкка тартылды.
Бүген Әлмәт районындаә Татарстан Республикасы ветеринария идарәсе карамагындагы учреждениеләрнең ветеринария өлкәсендәге белгечләре өчен ФГИС«Меркурий» федераль дәүләт мәгълүмат системасында эшләү буенча гамәли семинар оештырды.
Семинар программасының теоретик блогы электрон ветеринария сертификациясе өлкәсендә норматив-хокукый җайга салу һәм ФГИС“Меркурий” хуҗалык итүче субъектларны теркәү тәртибе мәсьәләләрен үз эченә алды.
ФГИС “Меркурий " демо-версиясендә укытуның гамәли өлеше узды. Семинарда катнашучылар системада эшләү тәртибен, сертификатларны юкка чыгару процедурасын, кире кайтарылган ветеринария сертификатларын рәсмиләштерү һәм җитештерү ветеринария сертификатларын рәсмиләштерү тәртибен үзләштерделәр, эшләп чыгарыла торган һәм керү продукциясе журналлары белән эшләделәр.
Татарстан Республикасы Баш ветеринария идарәсе Апас территораль инспекторлары тарафыннан Тәтеш районында АЧС вирусын профилактикалау кысаларында эш алып барыла, гражданнар, эшмәкәрләр һәм дуңгызчылык хуҗалыклары җитәкчеләре белән аңлату эшләре алып барыла, белешмәлекләр таратыла. Дуңгыз асраучы гражданнарга һәм крестьян-фермер дуңгызчылык хуҗалыкларына хуҗалыкларда дуңгызларны тулысынча ябык тотуга күчәргә тәкъдим ителде, бу хайваннарны ирекле йөртү катгый тыела.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Апас территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Татарстан Республикасы Тәтеш районы Олы Тархан авылы территориясендә эре мөгезле яшь терлекләрне санкцияләнмәгән рәвештә сатуның 2 очрагы ачыкланды . Тикшерү барышында ветеринария – санитария кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланды.Хокук бозучылар РФ КоАП 10.8 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды. Сату туктатылган.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Апас территориаль идарәсе инспекторлары Татарстан Республикасы Кама Тамагы районы Кама Тамагы авылы территориясендә 15 кг. дуңгыз итеннән казылык әйберләрен рөхсәтсез сату очрагы ачыкланды. Сату ветеринария законнарын бозып тиешле ветеринария докуменларсыз башкарылган. Хокук бозучылар РФ КоАП 10.8 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды. Сату туктатылган.
Бүген Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы ветеринария идарәсе карамагындагы учреждениеләрнең ветеринария өлкәсендәге белгечләре өчен ФГИС«Меркурий» федераль дәүләт мәгълүмат системасында эшләү буенча гамәли семинар оештырды.
Семинар программасының теоретик блогы электрон ветеринария сертификациясе өлкәсендә норматив-хокукый җайга салу һәм ФГИС“Меркурий” хуҗалык итүче субъектларны теркәү тәртибе мәсьәләләрен үз эченә алды.
ФГИС “Меркурий " демо-версиясендә укытуның гамәли өлеше узды. Семинарда катнашучылар системада эшләү тәртибен, сертификатларны юкка чыгару процедурасын, кире кайтарылган ветеринария сертификатларын рәсмиләштерү һәм җитештерү ветеринария сертификатларын рәсмиләштерү тәртибен үзләштерделәр, эшләп чыгарыла торган һәм керү продукциясе журналлары белән эшләделәр.
Ульяновск өлкәсендә АЧС чыгу сәбәпле, Арча районы дәүләт ветеринария берләшмәсендә авыл хуҗалыгы хайваннарын, кошларны, терлек азыгын сату белән шөгыльләнүче, шулай ук йорт дуңгызларын тоткан гражданнар белән беркетмә киңәшмә узды.
Очрашу барышында Ульяновск өлкәсеннән авыл хуҗалыгы хайваннарын, кошларны, инкубация йомыркаларын, терлек азыгы, терлекчелек җиһазларын Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең махсус күрсәтмәләренә кертүне вакытлыча тыю турында мәгълүмат җиткерелде.
"Региональ дәүләт ветеринария күзәтчелеге" дәүләт граждан хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү буенча өч көнлек программа тәмамланды. Программаны ябуны идарә башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин һәм КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры Игорь Привалов үткәрде. Курс тыңлаучыларына квалификация күтәрү турында таныклыклар тапшырылды.