Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль ветеринария инпекторлары Татарстан Республикасы Чүпрәле районының Иске Чүпрәле авылында яшь эре мөгезле терлекне ветеринария – санитария кагыйдәләрен бозып рөхсәтсез сату очрагы ачыкланды. Хокук бозучылар РФ КоАП 10.8 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды. Сату туктатылды.