ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2019 ел
дүшәмбе

Түбән Кама районының Кама Аланы поселыгында  законсыз сәүдә буенча рейд барышында ветеринария законнарын бозу очрагы ачыкланды.Гражданка «Чулман базары» янында сөтне ветеринария документларыннан башка сату факты ачыкланды.Аңлату эшләре үткәрелде, РФ КоАП 10.8 ст.1 ө. буенча беркетмә төзелде, сату туктатылды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Апас территориаль идарәсе инспекторлары Татарстан Республикасы Чүпрәле районының Иске Чүпрәле авылы территориясендә кошлар өчен рөхсәтсез катнаш азык сату фактын ачыклады.Хокук  бозучы РФ КоАП 10.8 ст.1 ө. буенча административ җаваплылыкка тартылды.  Сату туктатылган.

Татарстан Республикасы  Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль ветеринария инспекторы «кортларны карап тоту кагыйдәләрен бозу турында»гы шикаятькә җавап итеп. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының "Авыл хуҗалыгы энтомофильле үсемлекләрне серкәләндерү, үстерү, сату һәм файдалану һәм умартачылык продукциясен алу максатларында бал кортларын тотуның ветеринария кагыйдәләрен раслау турында" 2016 елның 19 маендагы 194 номерлы боерыгын бозган өчен умарталык хуҗасы административ җаваплылыкка тартылды.


10
август, 2019 ел
шимбә

Сезне Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм! Корбан бәйрәме – якыннарны хөрмәтләү, гаиләнең берләшү бәйрәме. Бу бәйрәм безнең күңелләребездә якты өметләр уятсын, алдагы көннәргә ышаныч арттырсын. Изге бәйрәм көннәрендә Сезгә һәм якыннарыгызга гаилә бәхете, күңел көрлеге, җан тынычлыгы телим!

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы – Татарстан Республикасының баш дәүләт ветеринар инспекторы Алмаз Хисаметдинов.


9
август, 2019 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы  Алмаз Хисаметдинов рәислегендә дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыкларының , баш эпизоотологларның, ветеринария лабораторияләре мөдирләренең июль ае эш йомгаклары буенча хисап киңәшмәсе узды.Татарстан Республикасында эпизоотик хәл турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш идарәсенең эпизоотиягә каршы эш бүлеге башлыгы Александр Козлов сөйләде. Ветеринария белгечләренә параллель рәвештә халык белән аңлату әңгәмәләре үткәрергә кирәк. Сүз АЧС профилактикасы турында барырга тиеш.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Әлмәт территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Әлмәт районы Кузайкино авылында умарталарны тотуның ветеринария-санитария кагыйдәләрен үтәү буенча шәхси ярдәмче хуҗалык тикшерелде.Тикшерү барышында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 19.05.2016 ел, №194 «авыл хуҗалыгы энтомофильле үсемлекләрне серкәләндерү, үстерү, сату һәм файдалану һәм умартачылык продукциясен алу максатларында бал кортларын тотуның ветеринария кагыйдәләрен раслау турында»боерыгының 11, 17, 42 пунктларын бозу очраклары ачыкланды.Умарталык хуҗасы РФ КоАП 10.6 ст.1 ө. буенча административ җаваплылыкка тартылды.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Республика ветеринария берләшмәләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеге мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдиновка 2019 елның икенче кварталындагы эш йомгаклары турында сөйләделәр. Чара кысаларында Алмаз Гаптраупович Буа районы дәүләт ветеринария берләшмәсенең начальнигы Булат Шәкүровны туган көне белән котлады һәм Рәхмәт хаты тапшырды.

Татарстан Республика  Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль  ветеринария инспекторлары «Саескан Тавы» СПВКДА кизү торган вакытта юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре белән бергә 14 автомобильне тикшерде, аларның 8е контроль астында булган продукция ташыды. 

Казан Оренбург автоюлында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Әлмәт территориаль идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан 190 баш тавык ташу очрагы ачыкланган.

Шуның белән Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2016 елның 27 декабрендәге 589 номерлы боерыгы бозылды.  Гаеплеләр РФ КоАП 10.8 ст.2 ө. буенча административ җаваплылыкка тартылды.


8
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы  Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль  дәүләт ветеринария инспекторы «кортларны карап тоту кагыйдәләрен бозу турында»гы шикаятькә җавап итеп Чистай шәһәрендә шәхси ярдәмче хуҗалык тикшерелде, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының "Авыл хуҗалыгы энтомофильле үсемлекләрне серкәләндерү, үстерү, сату һәм куллану өчен һәм умартачылык продукциясен алу өчен ветеринария кагыйдәләрен раслау турында" 2016 елның 19 маендагы 194 номерлы боерыгын бозган өчен умарталык хуҗасы Россия Федерациясе КоАП 10,6 ст. 1 ө. буенча административ җаваплылыкка тартылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International