Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Республика ветеринария берләшмәләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеге мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдиновка 2019 елның икенче кварталындагы эш йомгаклары турында сөйләделәр. Чара кысаларында Алмаз Гаптраупович Буа районы дәүләт ветеринария берләшмәсенең начальнигы Булат Шәкүровны туган көне белән котлады һәм Рәхмәт хаты тапшырды.