Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыкларының , баш эпизоотологларның, ветеринария лабораторияләре мөдирләренең июль ае эш йомгаклары буенча хисап киңәшмәсе узды.Татарстан Республикасында эпизоотик хәл турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш идарәсенең эпизоотиягә каршы эш бүлеге башлыгы Александр Козлов сөйләде. Ветеринария белгечләренә параллель рәвештә халык белән аңлату әңгәмәләре үткәрергә кирәк. Сүз АЧС профилактикасы турында барырга тиеш.