Шәхси ярдәмче хуҗалык тикшерелде.

2019 елның 9 августы, җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Әлмәт территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Әлмәт районы Кузайкино авылында умарталарны тотуның ветеринария-санитария кагыйдәләрен үтәү буенча шәхси ярдәмче хуҗалык тикшерелде.Тикшерү барышында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 19.05.2016 ел, №194 «авыл хуҗалыгы энтомофильле үсемлекләрне серкәләндерү, үстерү, сату һәм файдалану һәм умартачылык продукциясен алу максатларында бал кортларын тотуның ветеринария кагыйдәләрен раслау турында»боерыгының 11, 17, 42 пунктларын бозу очраклары ачыкланды.Умарталык хуҗасы РФ КоАП 10.6 ст.1 ө. буенча административ җаваплылыкка тартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International