ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “2015-2017 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм итү” һәм «2015-2017 елларга Татарстан Республикасында крестьян-фермер хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» ведомство программаларында катнашучы крестьян-фермер хуҗалыкларын сайлап алуга конкурс уздыру турында игълан итә. Шулай ук «2015-2017 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» программасы буенча матди-техник базаны үстерү өчен грантлар бирүгә авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлап алу конкурсы уздырылачак.
Гаризалар һәм документлар 2016 елның 31 октябреннән 21 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә:420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 3 нче кат, 307 һәм 309 кабинетлар.
Кабул итү эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр һәм 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр алып барыла.
Грантлар бирү һәм документлар рәвешләре турындагы мәгълүмат http://agro.tatarstan.ru/rus/granti-fermeram-i-subsidii-lph.htm сайтында урнаштырылган.
Өстәмә мәгълүмат алу өчен 8(843) 2217685, 8(843) 2217653 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.


2
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе
1 нче ноябрь көнне Алексеевский территориаль бүлек дәүләт ветеринария инспекторлары юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары белән берлектә “Саескан тавы” постында 27 автомашинаны тикшергән. Шуларның 6сы терлекчелек продукциясе белән булган. Түбән Новгород шәһәреннән Түбән Кама районына терлекчелек продукциясе ветеринар документларсыз алып барылуы ачыкланган. Гаепле административ җаваплылыкка тартыла.
1 нче ноябрь көнне Казан территориаль бүлек ветеринар инспекторлары Казан шәһәрендә 6 урында кагыйдә бозып оештырылган сәүдә итү урынын ачыклаган. Елга балыгы, сыер ите, колбаса ветеринар документларсыз сатылган. Кагыйдә бозучылар административ җаваплылыкка тартыла. Сәүдә итү туктатыла.

1
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе
27 нче октябрьдә 29 ына кадәр Минзәлә районы ветеринария берләшмәсе белгечләре сунарчылар белән берлектә кыргый җәнлекләр өчен «Рабивак - 0/333» вакцинасын тараттылар. Котыру авыруына каршы вакцина авыл читендә, урман эчендә, төлке өннәре янына куелды. Таратылган 10 мең данә вакцина райондагы эпизоотик халәтне яхшыртырга хезмәт итәчәк.
Дәүләт ветеринария инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары авыл хуҗалыгы ярминкәсендә бары тик сыйфатлы продукция тәкъдим ителүен тикшерә. Узган ялларда үткән ярминкәдә ветеринария өлкәсенә кагылышлы кагыйдә бозулар теркәлмәде дип хәбәр итә территориаль бүлек җитәкчесе.
Кайбыч районында шәхси хуҗалыклардан сөт җыючылар һәм авыл хуҗалыгы өлкәсе вәкилләре белән очрашу узды. Киңәшмә барышында Кайбыч районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илсур Зыядиев сөт продукциясенә ветеринар документ бирү, җыелган сөтнең сыйфатлы булырга тиешлеге, лейкоз авырулы терлекләрне сәламәтләреннән аерып асрау мөһимлеге турында сөйләде.

28
октябрь, 2016 ел
җомга
Саба территориаль бүлек инспекторлары Арча районы Яңа Кенәр авылында ветеринар тикшерү узганлыгы турында документлары булмаган продукция (казылык) белән сәүдә итүне ачыклаган. Кагыйдә бозучы административ җаваплылыкка тартылган. Тикшерелмәгә казылык белән сәүдә итү туктатылган.
27 нче октябрь көнне Түбән Кама территориаль бүлек инспекторлары тиешле булмаган урында сәүдә итүне тикшерү максатыннан рейд уздырды. Ветеринария кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлмәгән.

12
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе
Әлмәт муниципаль районы ветеринария белгечләре Бишмунча авылында яңа ачылган участок ветеринария пункты тирәсен төзекләндерделәр. Участок ветеринария пункты тирәсенә 10 төп алмагач, шулкадәр үк күләмдә карлыган куаклары утыртылды. Киләсе язда объект тирәсен күп еллык чәчәкләр дә бизәп торачак.

11
октябрь, 2016 ел
сишәмбе
Азнакай муниципаль районында ике атналык әзерлек курслары дәвам итә. Биредә район өчен кече ветеринария санитарлары әзерлиләр. Бер атна дәвамында теория белеме алганнан соң, булачак белгечләр Кәкре Елга авылындагы “Марс” хуҗалыгында практика үтә. Азнакай районы ветеринария берләшмәсе белгечләре үз тәҗрибәләре белән уртаклаша. Министралар Кабинетаындагы Баш ветеринария идарәсе бүлек җитәкчесе Дамир Хөснетдинов авыл хуҗалыгы терлекләрендә төрле инфекция авыруларын булдырмау һәм дәвалау ысуллары турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International