Яңа ачылган ветеринар пункт тирәсендә алма бакчасы булачак

2016 елның 12 октябре, чәршәмбе
Әлмәт муниципаль районы ветеринария белгечләре Бишмунча авылында яңа ачылган участок ветеринария пункты тирәсен төзекләндерделәр. Участок ветеринария пункты тирәсенә 10 төп алмагач, шулкадәр үк күләмдә карлыган куаклары утыртылды. Киләсе язда объект тирәсен күп еллык чәчәкләр дә бизәп торачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International