ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Саба районының Иске Икширмә авылы территориясендә терлекләр котыру авырулы булганга, карантин игълан ителде. Карантин гамәле дәвам иткән вакытта түбәндәгеләр тыела: йорт хайваннарын сату, аларны әлеге территориядән читкә чыгару һәм кыргый җәнлекләрне тоту; котыру авырулы яисә авыру дигән шик тудыра торган хайваннарны иткә сую; котрыу авырулы терлекләрнең сөтен сату, ризыкка куллану һәм хайваннарга ашату.

7
октябрь, 2016 ел
җомга
Апас, Кайбыч, Буа, муниципаль районнарындагы “Ак Барс” холдинг компаниясенең терлекчелек өлкәсендә сөт саву күләмен арттыру, терлекләр санын саклап калуга анализ ясау максатыннан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аппараты, Баш ветеринария идарәсе белгечләреннән торган эшче төркем оештырылды. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, эшче төркем белән берлектә Буа һәм Апас районындагы авыл хуҗалыгы оешмаларында эш алып бара.
Хөрмәтле ветеринарлар!
Сезне чын күңелдән авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне белән котлыйм! Бу - көнне төнгә ялгап, ял күрмичә җир эшендә хезмәт куючылар бәйрәме. Нәкъ менә сезнең хезмәт агросәнәгать комплексы үсешенең бәяләп бетергесез өлеше, Татарстанның азык-төлек куркынычсызлыгы нигезе булып тора. Эшегез җиңел түгел. Республика халкы түземле булганыгыз өчен, үз хезмәтегезгә тугры булуыгыз өчен сезгә рәхмәтле. Мин сезгә ныклы исәнлек, гаилә бәхете, аяз күк йөзе телим.

Мәскәү шәһәрендә “Алтын көз” дип исемләнгән Россиякүләм агросәнәгать күргәзмәсе эше тәмамланды. Бу чара 17 ел дәвамында авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләрне яңалыклар белән таныштырды. Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан быел да күргәзмә кысаларында ветеринария өлкәсенә кагылышлы берничә номинациядә бәйге игълан ителгән иде. Бүген аның җиңүчеләре билгеле булды. Татарстан Республикасы Министралр Кабинетының Баш ветеринария идарәсе «За ликвидацию очагов бешенства животных на территории Республики Татарстан» номинациясендә көмеш медальгә, Казан шәһәренең ветеринария берләшмәсе «За разработку и внедрение программы по профилактике и ликвидации заразных болезней животных в г. Казани» номинациясендә алтын медальгә лаек булды.

200 һәм 2000 сумлык яңа акча банкнотлары өчен символ сайлау финалы дәвам итә. Финал барышында 10 төрле символ арасыннан нибары ике шәһәрне сайлап алу мәҗбүри. Яңа купюраларда урын алырга мөмкин булган Казан Кремле һәм Казан федераль университеты беренче өчлектә урын алды. Бүген 18.00 сәг. тә “Россия 1” телеканалы эфирында сайлауларга нәтиҗә ясалып, җиңүчеләр билгеле булачак. http://твоя-россия.рф. сайтында тавыш бирү бүген 12.00 сәг. тә тәмамлана.

6
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Апас, Кайбыч, Буа, муниципаль районнарындагы “Ак Барс” холдинг компаниясенең терлекчелек өлкәсендә сөт саву күләмен арттыру, терлекләр санын саклап калуга анализ ясау максатыннан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аппараты, Баш ветеринария идарәсе белгечләреннән торган эшче төркем оештырылды. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, эшче төркем белән берлектә Буа һәм Апас районындагы авыл хуҗалыгы оешмаларында эш алып бара.   

Нурлат районы территориясендә дуңгызларның африкасы чумасы теркәлү сәбәпле, дәүләт ветеринария инспекциясенең Алексеевск территориаль бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан, беренче куркыныч зонага кергән өч постта тәүлек әйләнәсе кизү оештырылган.


11
март, 2001 ел
якшәмбе

Котлыйбыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International