ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2017 ел
дүшәмбе
Сыерларны машина белән саву операторларының 44нче Республика конкурсының тантаналы ачылышына килүчеләр бик күп иде.
“Мәңгәр”дәге тантанада Татарстан Хөкүмәте вице–премьеры Марат Әхмәтов, Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов, Татарстан Министрлар Кабинетының дәүләт ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов һәм башка бик күп рәсми затлар катнашты.
Конкурсның тантаналы ачылышында безнең Реваль Хисмәтуллин башкарган Татарстан гимны астында республика әләмен мондый бәйгеләрнең 5 тапкыр җиңүчесе (соңрак алтынчы тапкыр җиңүен дә белдек) Мамадыш савымчысы Сания Насыбуллина белән безнең “Мәңгәр” савымчысы Сәрия Сабирова күтәрде.
- Терлекчеләргә аерым җылы мөнәсәбәттә мин, бу колхоз җитәкчесе булып эшләгәндә йорт саен диярлек кереп савымчы эзләп йөргән чордан ук килә, – дип башлады үзенең сәламләү сүзен Марат Готыф улы. – Әтнә ягы – ак як, милләтебез өлгесе. Территориядәге квадрат метрга дип исәпләсәк, иң күп сөт монда. Ә инде бу бәйгенең сөт чишмәсе ташып торган районда узуы – зур мәртәбә. Ә җиңүгә килсәк, бар кеше дә җиңүче була алмый. Аның каравы ял итеп кайтырсыз. Һәрбарчагызны тәбриклим.
Габделәхәт Хәкимов та сыер савуның авыр хезмәт булуын билгеләп:
- Сезне Казан артының бишегендә сәламләвемә бик шатмын. Һәрберегезгә уңышлар насыйп булсын, – диде.
Соңыннан Сабантуй барышын, савымчы кызларның кул көрәштерүләрен күзәттеләр, тораклар һәм алардагы эш барышлары белән таныштылар.


2
август, 2017 ел
чәршәмбе
Терлекчелек тармагына йогышлы һәм аеруча куркыныч булып саналган нодуляр дерматит яный.
Авыру ничек башлана? Малкайның температурасы күтәрелә, тәнендә төерләр барлыкка килә, ашкайнату системасы зарарлана, эчке органнары шешенә, тын юллары кысыла. Авыру башлануга малның аппетиты бетә, борыныннан соры төстәге лайла, күзеннән яшь килә. Сыерның сөте куера, алсу төскә керә, җылытканда ул гель сыман сыекчага әверелә. Ә менә яңа туган бозауларда нодуляр дерматитны ачыклау кыен. Аларның тиреләре бозылмый, бары эчләре китә, бизгәк тота. Бу авыру мөгезле эре терлекләрдә генә булмый: аның сарык, кәҗәләргә дә йогуы мөмкин.
Россия территориясендә ул беренче тапкыр 2015 елда Краснодар өлкәсендә теркәлде. Быел дерматит үзенең барлыгын Самара, Оренбург һәм Волгоград өлкәләрендә искәртте.
Агымдагы елның июль аенда гына Оренбург өлкәсе Соль-Илецк, Ташлы, Илек, Яңа Сергиев районнарында 19 авыру очрагы теркәлгән. 115 баш терлек авырган өлкәдә карантин игълан ителгән. Иң аянычлысы шул: бу өлкә чикләре Татарстаннан әллә ни ерак түгел.
Нодуляр дерматит терлекчелек тармагына зур икътисади зыян сала. Көтүнең яртысы диярлек авырый, 10 проценты һәлак була. Бу чиргә нәселле хайваннар аеруча бирешә, ә терелгәннәре озак вакыт вирусны йөртүчеләр булып кала. Чирле малның савылган сөте эчүгә яраксыз. Ит продукциясе зур югалтулар кичерә. Тире чималының сыйфаты төшә.
Вирусны, нигездә, талпаннар, чебеннәр һәм башка канэчкеч бөҗәкләр тарата. Шулай ук бу чир йогышланган мал азыгы, су, һава һәм сөт аша да күчәргә мөмкин. Кайбер кошлар да, мәсәлән челән, таратучы була.
Әлегә кадәр бу чирне дәвалый алырдай дару уйлап табылмаган. Шуңа күрә авырган мал үлемгә дучар ителә.
“Бу авыруны районга кертмәс өчен эре хуҗалыклар һәм йорт хайваннары булган кешеләр нинди кагыйдәләрне үтәргә тиеш?” дигән сорау белән Азнакай район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рөстәм Әхмәтшинга мөрәҗәгать иттек.
– Барыбызга да бик уяу булырга кирәк. Күрше районнардан һәм чыгышын белмәгән мөгезле эре терлекләрне кайтарудан баш тартырга кирәк. Сатып алыр алдыннан безнең берләшмә белән киңәшләшергә мөмкин. Аннан соң, чирле малны арзан бәягә сатучылардан алданмаска тәкъдим итәр идем. Бу – төп профилактика. Шулай ук халыкның ветеринария белгечләре таләбе буенча тикшерүләр һәм вакцинация үткәрүгә каршы килмәве сорала. Терлек суеп, итен сату турында, бигрәк тә берничә терлек кинәт һәм берүк вакытта чирләп киткән очракта тиз арада ветеринария белгечләренә хәбәр итәргә кирәк. Шулай ук хайваннарны канэчкеч бөҗәкләргә каршы репеллентлар белән эшкәртү мөһим, – дип хәбәр итте ¬¬¬ Рөстәм Әхмәтшин.
Мөгезле эре терлектә нодуляр дерматитның клиник билгеләре күренгән очракта кичекмәстән Азнакай ветеринария берләшмәсенә хәбәр итәргә кирәк. Тел: 7-19-99
Энҗе ГАЛӘВЕТДИНОВА
“Маяк” газетасы

17
июль, 2017 ел
дүшәмбе
Россиядә мөгезле эре терлеккә зыян китерә торган яңа инфекция ачыкланган һәм ул Татарстанга да яный. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Татарстанның Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Хайваннарда йогышлы авырулар һәм эпидемиягә каршы чаралар бүлеге җитәкчесе Александр Козлов кисәтте.
“Безнең төбәк өчен бераз экзотик булган куркыныч якынлашуы хакында кисәтәсем килә. Аның Татарстанда барлыкка килүе бик мөмкин. Бу бик куркыныч авыру. Кызганыч, ныклы вакцина әле уйлап табылмаган, әмма ул сарыкларда ачыклана торган чәчәк авыруына охшаш. Шуңа да чәчәк авыруына каршы булган дару бу очракта да ярдәм итә”, - диде ул.
Акрынлап, “төенле дерматит” Татарстан Республикасы чикләренә дә якынлаша. Вирус чыганагы Оренбургта ачыкланган инде. Безгә 300-400 чакрым гына калган дигән сүз. Шуңа да кисәтү чаралары күрү кирәк”, - дип саный Хайваннарда йогышлы авырулар һәм эпидемиягә каршы чаралар бүлеге җитәкчесе.
Нодуляр дерматит белән авырган малларның 50 процентка якыны һәлак булырга мөмкин. Беренче чиратта ул югары продукцияле малларга иярә. Токым китерергә әзерләнгән хайваннар яралгыларын югалта. Алга таба исә чирле малларны асрау тыела.
“Бу безнең өчен нәрсә белән куркыныч? Татарстанда эре мөгезле терлек күп күләмдә үрчетелә. Шуңа да нодуляр дерматит һәм тилчә авыруы Республика икътисадына дуңгызларның Африка чумасына караганда да күбрәк зыян китерергә мөмкин”, — дигән фикердә Александр Козлов.
Инфекция жэй айларында көчәер дип фаразлана, чөнки бу вакытта канэчкеч бөҗәкләр саны арта, ә инфекцияне төп таратучылар булып шушы божәкләр санала.
Терлек ташучыларга куела торган иң беренче таләп: районның баш ветеринария табибы рөхсәтеннән башка чит төбәкләрдән бер мал-туар да кертелергә тиеш түгел. Икенчедән, кайтасы малның 1 нче форма ветеринар белешмәсе булуы зарур, булмаган очракта 1 ай вакыт эчендә карантин үтәргә тиеш.
Әгәр дә нодуляр дерматит бар дигән шик туган очракта, тиз арада дәүләт ветеринар хезмәте белгечләренә хәбәр итүегез сорала. Белгечләр килгәнче шикле яки авыру хайванны үз урынында аерып калдырырга кирәк.
Саба территориаль бүлеге баш даүләт ветеринар инспекторы Гарипов И.Г.

7
июль, 2017 ел
җомга
Ветеринар лаборатория мөдире Шәүкәт Яруллин сүзләренә караганда, бүгенге көндә дымлылык һәм протеинга яшел масса тикшерәләр. “Үзебезнең “Тукай”, “Шахтер” бик актив”, - ди ул. Бу күрсәткечләр нинди азык әзерләүгә, технологиягә нык бәйле. Аксымлы өстәмәләрне башка районнардан да килеп тикшертәләр. Моның буенча да лаборатория юлын шул ук “Тукай”, “Шахтер”, “Ленин” вәкилләре таптый. “Ә “Дусым” силосның органик кислотасын тикшертә, азык сыйфаты шуңа нык бәйле”, - ди.

29
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе
Үзенең хезмәт юлын Тукай районы авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә багышлаган Әнсәр Әхәт улы Әбделмановны соңгы юлга озатырга, мәрхүмнең гаиләсе, туганнары, якыннарының тирән кайгысын уртаклашырга бик күп кеше килгән иде.
ТР Министрлар Кабинетының ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов, Тукай муниципаль районы башлыгы Васил Хаҗиев, Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәләхов, республика ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре, Тукай районы авыл җирлекләре башлыклары, мәрхүмнең барлык авылдашлары, Тукай районы халкы җыелган иде.
Әнсәр Әбделманов Тукай районы Түбән Суыксу авылы мөселман зиратында җирләнде.

5
июнь, 2017 ел
дүшәмбе
3 июньдә Арча районының «Казанка» хуҗалыгы базасында терлекчелеккә багышланган семинар-киңәшмә булды. Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, хуҗалыклар җитәкчеләре, баш зоотехниклар катнашты.
Хуҗалыкның Купербаш фермасында аз гына вакыт эчендә күп яңалыклар булган. Бер торакны үзгәртеп бозауларны яңача асрый башлаганнар.
— Хәзер бездә бозау үлеме юк, — ди хуҗалык җитәкчесе Айдар Сабиров.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветеринария берләшмәсе белгечләре бозауларны тәрбияләү, азык һәм дару үләннәре әзерләү технологиясе, авыруларга каршы көрәш турында сөйләделәр.
Казиле авылы янындагы болында бозаулар җәй буе көтүдә йөриячәк. Аннан ерак түгел сыерлар өчен җәйге лагерь төзеделәр. 600 гектар көтүлекләре бар, сыерлар кышлатуга күчкәнче шунда йөри, фермага октябрьдә генә кайтачаклар.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов соңыннан терлекчелектә алда торган бурычларны аңлатты.

17
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының актлар залында “Терлекчелектә югары үсеш алу өчен кулланылган заманча технологияләр” исемендәге Россиякүләм һөнәри “AnimalProfi” форумы узды.
Әлеге форумның программасы хуҗалык вә¬килләре сораулары ни¬гезендә төзелгән. Чы¬гыш ясаучылар арасын¬да зур нәтиҗәләргә ирешкән олы тәҗрибәле прак¬тик-киңәшчеләр дә байтак иде. “AnimalProfi” фо¬ру¬мы¬ның оештыру коми¬те¬ты спикерлар бе¬лән бер¬¬гәләп форумны бар¬лык дөнья ветери¬нария һәм зоотехния¬дәге бе¬лемнәренә, праꬬти¬кага, заманча тен¬-денцияләргә нигез¬лә¬неп әзерләгән. Анда кат¬¬нашучылар биредә ү第ләренең сорауларына җавап табып, яңа идея¬ләр, үз өлкәләренә кବгылышлы яңа белем¬нәр туплап кайтып киттеләр.
– Бик файдалы форум булды бу, – дип саный Әтнә Ветеринария стан¬циясе җитәкчесе Рөс¬¬тәм Хашимов.
Әйтик, данлыклы “Ни¬тофарм” вәкилләре чы¬гышы зур кызыксыну уяткан. Фирма вәкилләре яңа төр дарулар, шулай ук яңа¬ча дәвалау ысуллары белән таныштырганнар. Форумның файдасы тагын шунда – биредә район күмәк хуҗалыкларының мал табиблары да катнашты. Һәрхәлдә, алар бик күп яңалык, кирәкле мәгълүмат алганнар дигән ышаныч бар.
Әтнә районы терлекчелеге – ветеринария өлкә¬сендәге яңалыкларга бик бай. Алар тагын да артыр дип өметләник. Кунаклар да ерак юлдан килеп, Әтнәдән бернинди яңалык та алмыйча китмәс. Ә бездә алар бик күп.


14
апрель, 2017 ел
җомга
Быел республикада төлкеләргә 1 миллион 800 мең доза вакциналы "шоколад" ашату көтелә.
(Казан, 13 апрель, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Татарстанда төлкеләрне котыру чиренә каршы язгы вакцинацияләү чоры башланды. Быел республика буенча төлке юлларына барлыгы 1 миллион 800 мең доза вакциналы ризык куярга планлаштыралар.
Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең хайваннарның йогышлы авырулары һәм эпизоотиягә каршы чаралар оештыру бүлеге башлыгы Александр Козлов сүзләренчә, ел башыннан республикада котыру чиренең ике очрагы теркәлгән. Берсе – Апас районында, анда урманда котырган төлкенең үләксәсе табылган, икенчесе Саба районында – инфекция йоктырган төлке урманнан авылга төшкән.
“Үткән ел республикада котыру чиренең 20 очрагы теркәлгән иде, 2015 елда шундый 317 очрак булган иде, 2014 елда – 132. Котыру чиренә каршы комплекслы көрәш алып бару нәтиҗәсендә, йорт хайваннары һәм кешеләр өчен дә бу куркыныч йогышлы авыруның таралып китүен туктата алдык, – ди Александр Козлов. – Беренчедән, икенче ел рәттән ерткыч хайваннарны вакцинацияләү чаралары күрәбез. Ул елга ике тапкыр – яз һәм көз көне үткәрелә. Быелга әлеге максатка 1 миллион 800 мең доза вакцина әзерләнде. Шулай ук төлкеләрнең санын көйләп торабыз, чөнки төлкеләр күп булса да, чир тиз тарала. 2015 елда аучылар 11-12 мең төлке атты, 2016 елда – 4 меңне, быелга инде 2 мең булды”.

Баш ветеринария идарәсе белгече, ел саен шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм авыллардагы шәхси хуҗалыкларда да терлеккә, болардан тыш әле тагын песи һәм этләргә дә котыру чиренә каршы вакцинация уздырылуын искәртә. Быел республикада барлыгы 830 мең баш терлеккә прививка ясау көтелә. Вакцинаны 200 мең песи һәм эткә дә кадаячаклар. “Бөтен терлек һәм йорт хайваннарының, ким дигәндә, 85-90 процентын вакцинацияләү бурычы тора”, – ди Александр Козлов.

Районнарда төлке юлына "шоколад" тезәләр
Ерткыч хайваннарны котыру чиреннән кисәтү өчен әзерләнгән махсус вакцинаны ветеринарлар үзара “шоколад” дип йөртә, чөнки тышкы кыяфәте белән ул шоколад брикетына охшаган. Аның тышы хайванны кызыктырырлык итеп, ашарга яраклы продуктлардан ясалган, ә эчендә вакцина салынган капсула бар. Мәсәлән, вакциналы “шоколадны” ашаган төлкенең иммунитеты бер елга кадәр котыру чиренә каршы тора ала.
Татарстанның Әтнә районы дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Рөстәм Хашимов сүзләренчә, төлкеләргә вакцинация үткәрергә, гадәттә, аучылар ярдәм итә, чөнки алар кыргый хайваннарның кайсы урыннарда яшәгәнен чамалый, төлке юлын таный. “Төлке юлына вакциналы “шоколадны” яз көне кар эрегәч, һава температурасы “плюска” күчкәч сала башлыйлар. Вәзгыятькә карап, бу чараны елга ике тапкыр да оештырырга була. Икенче юлы – сентябрьнең икенче яртысыннан ноябрь азагына, кар яуганчыга кадәр. Районда үткән 1,5 елда без 24 мең доза тараттык. Быел 16 мең доза вакцинага исәп тотабыз. Шуның 8 меңен – яз көне”, – дип сөйли Рөстәм Хашимов.
Төлке юлларын барлауга 3-4 көн үтә. Бүген Әтнә районы ветеринарлары һәм аучылары урман буена беренче көн чыкты.
“Вакцина брикетлары хайваннарны кызыктырырлык итеп эшләнгән. Аны төлке, кыргый этләр, күсе, тычкан ашаса яхшы. Беренче чиратта, котыру чирен тычканнар тарата бит. Песиләргә дә тычканнардан иярергә мөмкин, бер ел элек шундый очрак булганын хәтерлим”, – ди аучы - Яңа Шашы авылы ветеринария участогы мөдире Рамил Гарипов. Котыру чиренең таралышын төлкеләр санын контрольдә тотып, шушылай вакцинация үткәреп, йорт хайваннарына прививка ясап кына кисәтеп була, ди ул. “Авыл тирәсендә төлке күренгәне турында хәбәр ирешсә, ауга чыгабыз”, – ди Рамил Гарипов.
Районның аучылык бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиуллин сөйләгәнчә, җирлектә 150гә якын аучы теркәлгән. “Төлкеләргә вакцинация оештырырга, гадәттә, ветеринарларга 3-4 аучы ярдәмгә килә. Төлкеләр артык үрчеп китмәсен өчен, ауга да чыгабыз. Узган ел бер аучыбыз - Таһир Нәҗипов - 60 төлке атты. Кышкы исәп алу мәгълүматларына караганда, бүген безнең урманнарда 300дән артык төлке исәпләнә”, – дип мәгълүмат бирә Илдар Вәлиуллин.
Районның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе сүзләренчә, апрель азагында авыллардагы бөтен шәхси хуҗалыкларда асралган терлеккә, эт һәм песигә дә котыру чиренә каршы прививка ясап чыгачаклар. “Маллар көтүгә чыкканчы, прививкалы булырга тиеш”, – ди ветеринар табиб. Җирлектә шәхси хуҗалыкларның абзарларындагы мал-туар саны 5 меңгә җитә. Эре хуҗалыкларда исә барлыгы 25 мең мөгезле эре терлек асрылыйлар: аларга инде республика күләмендә дә гыйнвар аеннан вакцинация үткәрелә башлаган.

“Татар-информ”
Лилия Гаделшина 
http://tatar-inform.tatar/news/2017/04/13/138655/

14
март, 2017 ел
сишәмбе

Котыру авыртуы белән авыртучы төлке, эт hәм мәчеләр саны бар әле. Аларның кешеләргә hәм йорт хайваннарына һөҗүм итү очраклары да юк түгел. Нәрсә соң ул котыру авыртуы? Ул табигатьтә очрый торган нейротроп вирус авыртуы. Ул вирусны безнең якта нәкъ менә төлке, эт һәм мәчеләр күчерә. Кыргый хайваннар кешеләргә hәм йорт хайваннарына һөҗүм иткәндә авыру җәрәхәттән селәгәй аша йога. Организмда вирус нервлар аркылы арка миенә hәм баш миенә үтеп керә. Котыру авыртуы эләккән терлек башта кешедән курка, ә икенче стадиядә агрессивка әйләнә hәм параличланып үләләр.

Этләрдә котыру авыртуы агрессив рәвештә бара. Авызыннан селәгәй ага, күз кызара.

Авыру кыргый хайван тешләгән очракта шул ук вакытта больницага барып прививкалар ясатырга кирэк.

Бу котыру авыртуыннан ничек сакланырга соң?

Беренче итеп бәйсез йөргән этләрнең санын кыскартырга кирәк. Бу эшне башкаруны дәүләт финанслый hәм авыл җирлеге башлыклары үз өсләренә ала. Шулай ук аучылар белән төлкеләрне атуны оештырырга кирәк.

Әтнә ветеринария берләшмәсе 2017 елның гыйнвар аенда барлык күмәк хуҗалыкларда булган терлекне котыру авыртуына каршы вакцинация үткәрү белән шөгыльләнде. Шулай ук яз айларында шәхси хуҗалыкларда булган терлекләргә, эт hәм мәчеләргә котыруга каршы вакцинация үткәрәчәк.


1
март, 2017 ел
чәршәмбе
Аксубай районы ветеринария берләшмәсендә яңа җитәкче билгеләнде. Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Гараев бүген коллективка Рәис Хөснуллинны тәкъдим итте. Рәис Салих улы улы югары ветеринар белемгә ия. Ветеринария берләшмәсе итеп билгеләнгәнче Аксубай районы ветеринария берләшмәсендә мал табибы-эпизоотолог булып эшләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International