Куркыныч авыру Татарстан чигендә

2017 елның 17 июле, дүшәмбе
Россиядә мөгезле эре терлеккә зыян китерә торган яңа инфекция ачыкланган һәм ул Татарстанга да яный. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Татарстанның Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Хайваннарда йогышлы авырулар һәм эпидемиягә каршы чаралар бүлеге җитәкчесе Александр Козлов кисәтте.
“Безнең төбәк өчен бераз экзотик булган куркыныч якынлашуы хакында кисәтәсем килә. Аның Татарстанда барлыкка килүе бик мөмкин. Бу бик куркыныч авыру. Кызганыч, ныклы вакцина әле уйлап табылмаган, әмма ул сарыкларда ачыклана торган чәчәк авыруына охшаш. Шуңа да чәчәк авыруына каршы булган дару бу очракта да ярдәм итә”, - диде ул.
Акрынлап, “төенле дерматит” Татарстан Республикасы чикләренә дә якынлаша. Вирус чыганагы Оренбургта ачыкланган инде. Безгә 300-400 чакрым гына калган дигән сүз. Шуңа да кисәтү чаралары күрү кирәк”, - дип саный Хайваннарда йогышлы авырулар һәм эпидемиягә каршы чаралар бүлеге җитәкчесе.
Нодуляр дерматит белән авырган малларның 50 процентка якыны һәлак булырга мөмкин. Беренче чиратта ул югары продукцияле малларга иярә. Токым китерергә әзерләнгән хайваннар яралгыларын югалта. Алга таба исә чирле малларны асрау тыела.
“Бу безнең өчен нәрсә белән куркыныч? Татарстанда эре мөгезле терлек күп күләмдә үрчетелә. Шуңа да нодуляр дерматит һәм тилчә авыруы Республика икътисадына дуңгызларның Африка чумасына караганда да күбрәк зыян китерергә мөмкин”, — дигән фикердә Александр Козлов.
Инфекция жэй айларында көчәер дип фаразлана, чөнки бу вакытта канэчкеч бөҗәкләр саны арта, ә инфекцияне төп таратучылар булып шушы божәкләр санала.
Терлек ташучыларга куела торган иң беренче таләп: районның баш ветеринария табибы рөхсәтеннән башка чит төбәкләрдән бер мал-туар да кертелергә тиеш түгел. Икенчедән, кайтасы малның 1 нче форма ветеринар белешмәсе булуы зарур, булмаган очракта 1 ай вакыт эчендә карантин үтәргә тиеш.
Әгәр дә нодуляр дерматит бар дигән шик туган очракта, тиз арада дәүләт ветеринар хезмәте белгечләренә хәбәр итүегез сорала. Белгечләр килгәнче шикле яки авыру хайванны үз урынында аерып калдырырга кирәк.
Саба территориаль бүлеге баш даүләт ветеринар инспекторы Гарипов И.Г.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International