Малларыбызны саклыйк!

2017 елның 2 августы, чәршәмбе
Терлекчелек тармагына йогышлы һәм аеруча куркыныч булып саналган нодуляр дерматит яный.
Авыру ничек башлана? Малкайның температурасы күтәрелә, тәнендә төерләр барлыкка килә, ашкайнату системасы зарарлана, эчке органнары шешенә, тын юллары кысыла. Авыру башлануга малның аппетиты бетә, борыныннан соры төстәге лайла, күзеннән яшь килә. Сыерның сөте куера, алсу төскә керә, җылытканда ул гель сыман сыекчага әверелә. Ә менә яңа туган бозауларда нодуляр дерматитны ачыклау кыен. Аларның тиреләре бозылмый, бары эчләре китә, бизгәк тота. Бу авыру мөгезле эре терлекләрдә генә булмый: аның сарык, кәҗәләргә дә йогуы мөмкин.
Россия территориясендә ул беренче тапкыр 2015 елда Краснодар өлкәсендә теркәлде. Быел дерматит үзенең барлыгын Самара, Оренбург һәм Волгоград өлкәләрендә искәртте.
Агымдагы елның июль аенда гына Оренбург өлкәсе Соль-Илецк, Ташлы, Илек, Яңа Сергиев районнарында 19 авыру очрагы теркәлгән. 115 баш терлек авырган өлкәдә карантин игълан ителгән. Иң аянычлысы шул: бу өлкә чикләре Татарстаннан әллә ни ерак түгел.
Нодуляр дерматит терлекчелек тармагына зур икътисади зыян сала. Көтүнең яртысы диярлек авырый, 10 проценты һәлак була. Бу чиргә нәселле хайваннар аеруча бирешә, ә терелгәннәре озак вакыт вирусны йөртүчеләр булып кала. Чирле малның савылган сөте эчүгә яраксыз. Ит продукциясе зур югалтулар кичерә. Тире чималының сыйфаты төшә.
Вирусны, нигездә, талпаннар, чебеннәр һәм башка канэчкеч бөҗәкләр тарата. Шулай ук бу чир йогышланган мал азыгы, су, һава һәм сөт аша да күчәргә мөмкин. Кайбер кошлар да, мәсәлән челән, таратучы була.
Әлегә кадәр бу чирне дәвалый алырдай дару уйлап табылмаган. Шуңа күрә авырган мал үлемгә дучар ителә.
“Бу авыруны районга кертмәс өчен эре хуҗалыклар һәм йорт хайваннары булган кешеләр нинди кагыйдәләрне үтәргә тиеш?” дигән сорау белән Азнакай район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рөстәм Әхмәтшинга мөрәҗәгать иттек.
– Барыбызга да бик уяу булырга кирәк. Күрше районнардан һәм чыгышын белмәгән мөгезле эре терлекләрне кайтарудан баш тартырга кирәк. Сатып алыр алдыннан безнең берләшмә белән киңәшләшергә мөмкин. Аннан соң, чирле малны арзан бәягә сатучылардан алданмаска тәкъдим итәр идем. Бу – төп профилактика. Шулай ук халыкның ветеринария белгечләре таләбе буенча тикшерүләр һәм вакцинация үткәрүгә каршы килмәве сорала. Терлек суеп, итен сату турында, бигрәк тә берничә терлек кинәт һәм берүк вакытта чирләп киткән очракта тиз арада ветеринария белгечләренә хәбәр итәргә кирәк. Шулай ук хайваннарны канэчкеч бөҗәкләргә каршы репеллентлар белән эшкәртү мөһим, – дип хәбәр итте ¬¬¬ Рөстәм Әхмәтшин.
Мөгезле эре терлектә нодуляр дерматитның клиник билгеләре күренгән очракта кичекмәстән Азнакай ветеринария берләшмәсенә хәбәр итәргә кирәк. Тел: 7-19-99
Энҗе ГАЛӘВЕТДИНОВА
“Маяк” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International