ЯҢАЛЫКЛАР


8
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

7 нче гыйнвар көнне Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль бүлеге инспекторлары Буа шәһәре территориясендә ветеринария кагыйдәләрен тупас бозу очрагына юлыккан: эре мөгезле терлек бозауларын сатканда ветеринария белешмәсе ясалмаган. Сәүдә туктатыла, гаеплегә штраф языла. 

Баш ветеринария идарәсе Краснодар өлкәсенең Тимаш районы территориясендә дуңгызларда африка чумасы вирусы ачыклануы турында хәбәр итә. Хәзер ул урында авыруны таратмау һәм профилактика чаралары үткәрелә. 


5
гыйнвар, 2018 ел
җомга

Бүген авыл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы мәйданда шәһәр халкы һәм кунаклары өчен зур бәйрәм узды. Иң элек дәрәҗәле кунаклар әзерләнгән ярминкәне карап чыктылар. Бәйрәмгә җыелганнарны министрның беренче урынбасары Николай Титов сәламләде. Бәйрәм кунаклары төрле күңелле ярышларда катнашты, республика җитештерүчеләре әзерләгән азык-төлектән авыз итте, Чараның иң кызыклы өлеше лотерея уены булгандыр - төп приз - бозауны укытучы Гөлназ Хәйруллина отты. 


4
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

1 нче һәм 3 нче гыйнвар көннәрендә Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге инспекторлары "Малиновка" постында кизү торды. Тикшерү вакытында ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлмәгән.

2018 нче елның 5 һәм 7 гыйнвар көннәрендә авыл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы мәйданда мәдәни-күңел ачу бәйрәмнәре оештырыла. Бәйрәмгә килүчеләрне тәм-томнардан авыз итү, төрле уеннар, күңел ачу чаралары көтә. Бәйрәм чарасы республиканың иҗат коллективлары әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барачак. 


1
декабрь, 2017 ел
җомга

Малиновка постында Баш ветеринария идарәсе инспекторлары транспорт чараларын тикшергәндә Таможня Союзының  “Ит һәм ит продукциясе куркынычсызлыгы”  Техник Регламенты бозылу очрагына юлыга: Яшел Үзәннән Казанга 263 кг күркә ите суыткычы булмаган транспорт чарасында ташылырга тиеш була.

Малиновка постында Баш ветеринария идарәсе инспекторлары транспорт чараларын тикшергәндә ветеринар таләпләр бозылу очрагына тап булган: 22 баш эре мөгезле терлек Кама Тамагына озатканда машинага бәйләнмәгән.

Малиновка постында Баш ветеринария идарәсе инспекторлары транспорт чараларын тикшергәндә ветеринар таләпләр бозылу очрагына тап булган: 7 баш эре мөгезле терлек Чуваш республикасына озатканда машинага бәйләнмәгән.

Нурлат районы ветеринария берләшмәсе белгечләре агымдагы елның узган 11 айлык эш нәтиҗәләренә йомгак ясады. Киңәшмәдә Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары , баш ветеринария идарәсе начальнигы урынбасары Габдулхак Мотыгуллин катнашты.


17
ноябрь, 2017 ел
җомга

(Әлки, 16 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бүген Әлки районына Татарстанның баш ветеринария табиблары җыелды. Алар Татарстан Республикасы ветеринария пунктларында эшчәнлекне оештыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмәдә катнашты.

Исегезгә төшерәбез, семинар делегатлары иң элек Түбән Әлки һәм Юхмачы авыл ветеринария пунктлары эшчәнлеге белән танышты. Көннең икенче яртысында мал табиблары Базарлы Матак мәдәният йортында киңәшмәдә фикер алышты.

Эшчәнлекләре шулай ук үрнәк итеп куярлык мал табиблары да хисап тотты. Болар – Кукмара районының Зур Сәрдек мал табибы Рәхимулла Галимуллин, Арча районының Түбән Аты авылыннан Фидарис Фәйзрахманов һәм Лениногорск районының Сарабиккол ветпункт җитәкчесе Людмила Звонорева.

Маллар күп – табиб бер генә яки киресенчә
Республиканың ветпункт эшчәнлеге буенча тулы чыгышны Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе дәвалау-профилактика бүлеге башлыгы Солтан Латыйпов ясады. Аның сүзләрен бүлек башлыгы Алмаз Хисаметдинов шәрехләп, эшне җиренә җиткермәгән баш мал табибларына шелтә белдерде.

Солтан Латыйпов, конкрет мисаллар белән, җирлектә мал саны әз булып та, берничә хезмәткәр эшләвен яки киресенчә бер мал табибына билгеләнгән мал санының артык күп булу очракларын әйтте. Аны бүлдереп, Алмаз Гаптрәүфович:

“Малларны йә башка ветпункт балансына кертергә, йә әз мал карый торган хезмәткәрне монда билгеләргә кирәк. Авыл аралары якын булса, моның бер начарлыгын да күрмим. Йөкләнеше зуррак булган мал табибы 2-3 тапкырга күбрәк хезмәт хакы алмый. Булса, 2-3 меңгә артыграктыр”, – диде.

Баш ветеринария хезмәте җитәкчесе, кайбер район мал табибларына берничә тапкыр да шелтә белдерде.

Әйтик, Питрәч районының Шәле авылында бер табибка 4000 баш мал туры килә.

“Бу – бик зур сан. Ел әйләнәсендә мал табибы бер мал янына 10 тапкыр барырга тиеш. Йөреп чыга аламы ул аны? Шикләнәм! Шәле – Казанны сөт белән тәэмин итә торган авыл. Сыерлар мал табибына мохтаҗ авыл дияр идем. Шулай ук Чыты, Татар Казысы авылы ветпунктлары да мактарлык эшли димәс идем”, – диде.

Мисалларны дәвам итсәк, Саба районының Тимершык авылында 5010 баш терлек исәпләнә. Бары тик бер табиб эшли.

Тукай районының Теләнче Тамак авылында, киресенчә, 900 баш терлеккә 3 белгеч хезмәт күрсәтә. Бу – куелган йөкләнеш нормасының яртысына да туры килми.

Елына бер операция ясалмаган ветучастоклар да бар
Баш ветеринария идарәсе белгечләре, киңәшмә барышында ветпункт базасындагы клиниканың да тулы куәтенә эшләмәвенә басым ясады.

“Кастрация һәм стерилизация дә безнең эш. Ел буена бер генә авыл кешесе дә бу мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итмәве гаҗәп. Димәк, ветпунктларда мондый хезмәт күрсәтү төрен белмиләр. Дөрес, эт-мәчегә авыл җирендә артык игътибар юк. Әмма аягы өшүме, капкынга эләгеп зыян күрүме – берсе булса да мөмкин эш. Чүпрәле, Минзәлә, Питрәч районнарында ел буена бер операция дә ясалмаган”, – диде җитәкче.

“Әгәр кирәкле дару даруханәдә булса, халык әллә кая йөрмәс иде”

Шулай ук ветпункт базасындагы даруханә эшчәнлегенә дә аерым анализ ясалды.

Искәртеп үтик, рейд вакытында, Алмаз Хисаметдинов Түбән Әлки һәм Юхмачы авылларындагы даруханәләр белән дә ныклап кызыксынды. Әйтик, Юхмачы ветеринария пункты базасындагы даруханә аена 7-16 мең сумлык товар сата.

“Халыкка ни кирәк шуны кайтартыгыз. Язын халык тавык-чебеш ала, аларга кирәкле витамин һәм катнашмалар, җәйге челләдә чебен-черки, кортка каршы дарулар, маститка каршы препаратлар, марля кирәк. Көзен һәм кышын тавыкларга йомырка салдыру өчен, малларга витаминнар тәкъдим итегез”, – диде.

Солтан Латыйпов үз чыгышында даруханәләр буенча да саннар китерде.

“Әлмәтнең өч ветпунктының берсендә дә бер тиенлек тә керем юк”, – диде ул. Алмаз Хисамединов, аны бүлдереп:

“Үзегездә булса, халык боларны алыр өчен, шәһәргә барып та йөрмәс иде”, – диде. – Апас районының өч ветпункты да “нульдә”. Биредә шулай ук бер тиенлек товар сатылмаган. Тәтеш районыннан кайтканда, Иске Йомралы ветпунктына махсус кердем. Анда бер кыз утырып тора, башка берни юк".

Апасның ут күршесе булган Буа эшчәнлегенә дә шелтә белдерелде.

“Буада терлек асрамыйлармы әллә?” – диде ул баш мал табибына мөрәҗәгать итеп. – Дару булса, сатыла ул. Бу – сезнең эшләп бетермәвегез”.

Яшел Үзән районының бер ветпунктында нибары 68 сум керем. Әле анда барып карасаң, даруы да юктыр. 10 мең сумлык даруыгыз, башка товарлар тезелеп торсын. “Бездә ул бар, бу бар дип, игълан бирегез, халыкны кызыксындыра белегез”, – диде.

Даруханәләр буенча “кара исемлек”тә тагын Кама Тамагы, Сарман, Тукай, Чирмешән, Чистай районнары да бар.

“Меркурий” программасыннан барлык мал табибы куллана белергә тиеш
Алмаз Хисаметдинов, киңәшмә ахырында, шулай ук ветеринария пунктларының “Меркурий” программасы белән эшләмәүләрен дә әйтеп узды. Ул – белешмәләрне электрон форматта бирергә ярдәм итә.

“2018 елга бөтенегез бу программада эшләргә өйрәнергә тиешсез. Ел ахырына кадәр без сезне ноутбуклар белән тәэмин итәбез. Ветучастокларга интернет кертү мәсьәләсен дә хөкүмәт дәрәҗәсендә чишәрбез дип уйлыйм”, – диде.

Искәртеп үтик, бүген Әлки районында, 2013-2013 елларда яңа модульле ветеринария пунктлары төзеп тапшырылганнан соң, мал табибларының эшчәнлегенә беренче тапкыр киңәйтелгән бәя бирелде. Семинар барышында мал табиблары үрнәк ветучастоклар белән танышты. ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе иң алдынгы һәм артта баручы районнарны атады, мал табибларына ясалма каплатуда яңа бурычлар куйды, ерак авылларга хезмәт күрсәтү өчен, мобиль ветеринария пункт-машиналарыалыначагын хәбәр итте, Татарстанның башка районнарга караганда ветеринар әзерлегеюгары булуын билгеләп үтте, дәвалау-профилактика бүлеге башлыгы Солтан Латыйпов, халыкның эт-мәчеләргә игътибар аз булуын әйтте. 
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International