Бүген Арча районы ветеринария берләшмәсендә узган 2017 нче елга һәм 2018 нче елның гыйнвар аена эш нәтиҗәләре ясадылар. Берләшмә җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов яңа елның беренче кварталына эш планын тәкъдим итте, язгы эпизоотиягә каршы чаралар вакытына бурычлар куйды.