ЯҢАЛЫКЛАР


2
февраль, 2018 ел
җомга

Әгерҗе районының "Нәүрүз" хуҗалыгына Венгриядән токымлы терлекләр кайтарылган. Район ветеринария берләшмәсе белгечләре карантин чараларына кереште. Туберкулин нәтиҗәләре тискәре. 

Әлмәт бүлеге инспекторлары "Карабаш" постында кизү вакытында кош итенә ветеринар белешмә булмавын ачыклый. Гаепле административ җаваплылыкка тартыла. 

Казан бүлеге инспекторлары Казан шәһәре территориясендә кошчылык ризыкларын сату вакытында ветеринар кагыйдәләрнең бозылу очрагын ачыклый: ризык ветеринар белешмәсе булмаган килеш сатуга куелган. Административ хокук бозган өчен гаепле штраф түләргә тиеш була. 

1 нче февральдән Теләче районында халык җыеннары башланды. Анда ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ирек Нуруллин да катнашты. Ул республикадагы эпизоотия хәле белән таныштырды, район ветеринария берләшмәсе эшчәнлеге турында сөйләде. 

Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск бүлеге инспекторлары "Саескан тавы" постында кизү вакытында эре мөгезле терлек ташуда ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагына юлыккан. Гаеплегә карата протокол төзелгән. 

1 нче февраль көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Кузайкино – Нурлат юлында кизү торганда контрольгә алырга тиешле продукция ташучы 10 берәмлек транспортка тикшерү үткәрә. Терлек азыгын ташучы машина йөртүче ветеринар инспекторларга ветеринар-санитар документларны күрсәтә алмый. Хокук бозучы административ җавплылыкка тартылган.   

Саба бүлеге ветеринария инспекторлары Мәскәү - Уфа юлында сөт ташучы машинаны тикшергәндә ветеринария кагыйддәләрен тупас бозу очрагына юлыга - сөт тиешенчә ябылмаган савытка салынган.  "Ветеринария турындагы" Законны бозган өчен гаепле  штрафка тартыла. 

Казан - Яшел Үзән юлында Апас бүлеге ветеринар инспекторлары Мордовиядән китерелүче 115 кг күләмендәге кош ризыкларына тиешле белешмәләр булмавын ачыклый. Ветеринария кагыйдәләрен тупас бозган өчен әтраф каралган. 

Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында Баш ветеринария идарәсе Дәүләт ветеринария инспекциясенең Апас территориаль бүлеге ветеринар инспекторлары Буа районында шәхси хуҗалыклардан җыелган сөтне сатуга әзерләү һәм сатуда ветеринар таләпләрне бозу очрагын ачыклаган: сөт продукциясе мәҗбүри ветеринар документлардан башка сатуга чыгарылган. Бу очрак “Ветеринария турындагы” РФ Законын бозу дип санала. Хокук бозучы административ җаваплылыкка тартылган.

Буа районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Булат Шакуров “Дружба” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять генераль директоры Солат Даутов белән “Татарстан” терлекчелек комплексының “Бюрганы” бүлекчәсендә булды. Җитәкчеләрнең максаты – терлекчелек комплексындагы шартлар белән танышу.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International