ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

30 гыйнвар көнне Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Андрей Никитин Сарман районы Җәлил ит эшкәртү комбинатында булды. Ул анда санитар үткәргечне ремонтлау буенча киңәшләр бирде, ветеринар-санитар экспертиза эшчәнлеген тикшерде. 


30
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

Балтач районы ветеринария берләшмәсе коллективы гыйнвар аена йомгак ясады. Җыелышта хуҗалыклардагы мал табиблары да катнашты. 

Буа районы ветеринария берләшмәсе белгечләре "Агро-Нур" комплексында эре мөгезле терлекләрнең тоякларын дәвалау эшендә ярдәм күрсәтә. 

Буа районы ветеринария берләшмәсе белгечләре гыйнвар аендагы эшчәнлеккә исәп тотты. Ахырдан берләшмә җитәкчесе алдагы көннәргә эш планын тәкъдим итте. 


29
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

22 нче 26 нчы гыйнвар көннәрендә Лаеш районы ветеринария берләшмәсендә ревизия тикшерүе үтте. Баш ветеринария идарәсенең ревизия блеге белгечләре 2017 ел эшчәнлеген тикшерделәр. Табылган кимчелекләр буенча коллектив алдында аңлату эшләре алып барылды. 

Югары Ослан районы ветеринария белгечләре Апас бүлеге инспекторлары белән берлектә Германиядән кайтарылган 98 баш эре мөгезле терлек кабул итте. 


26
гыйнвар, 2018 ел
җомга

Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габдулхак Мотыгуллин Татпотребсоюзның еллык эш нәтиҗәләренә багышланган коллегиядә катнаша. 

Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Буа районына яңа җитәкче билгеләде. Ул элек Спасс районында җитәкче булып эшләгән Булат Шакуров. 

Агросәнәгать белгечләре белемен күтәрү институты ветеринар белгечләрне укыта. Курслар вакытында хезмәткәрләр теоретик һәм практик белем алачак. 

Спасс районы ветеинария берләшмәсендә яңа җитәкче билгеләнде. Ул Газинур Фаткуллин. Моңа кадәр Газинур Камил улы җитәкче урынбасары булып эшләгән. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International