Дәүләт ветерианрия идарәсенең Саба территориаль бүлеге инспекторлары Әтнә районы Олы Әтнә авылында диңгез балыгын документларсыз сату очрагына тап булган. Шул сәбәпле сәүдә туктатылган, хокук бозучыга протокол тутырылган.
Дәүләт ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Саескан тавы” постында кизү вакытында юл патруль хезмәткәрләре белән берлектә 22 берәмлек машина туктаткан. Шуларның 11 ендә ветеринарлар контролендә булырга тиешле товар була. Казан шәһәренә Самара өлкәсеннән ветеринар документлары булмаган балык ташу очрагы теркәлгән. Моның өчен хокук бозучыга административ җаваплылык яный.
2 нче февраль көнне Дәүләт ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге ветеринар инспекторлары Актаныш авылы базарында 50 кг колбаса эшләнмәләрен саитуда кагыйдә бозуга тап булган: сатучы аларның тиешле документларын күрсәтә алмый. Бу очрак ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагы булып теркәлә һәм сатучы административ җаваплылыкка тартыла.
Кузайкино – Нурлат юлында (“Камышла” постында) Дәүләт ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары юл патруль хезмәте белән берлектә 12 берәмлек автотранспорт туктаткан, шуларның 5се инспекторлар контрольдә тотарга тиешле йөк белән булган. Бер очракта балык продукциясе ветеринария документларыннан башка ташылган. Ветеринария кагыйдәләрен бозучы административ җаваплылыкка тартыла.
4 нче февраль көнне Дәүләт ветеринария идарәсенең Апас территориаль бүлеге ветеринар инспекторлары Буа районы территориясендә яшь эре мөгезле терлек сату вакытында кагыйдә бозуны ачыклый. Сатылучы бозауларга ветеринар-санитар белешмә тутырылмаган. Инсекторлар тарафыннан сәүдә итү туктатылган, хокук бозучы административ җаваплылыкка тартылган.
4 нче февраль көнне Апас территориаль бүлеге инспекторлары тарафыннан Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылында бозаулар сату вакытында ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагы трекәлгән: терлекләрнең тиешле ветеринария белешмәләре юк. Бу очрак РФ ның Ветеринария турындагы Законын бозу дип санала. Бозау сату туктатылган, хокук бозучы административ җаваплылыкка тартылган.
Яр Чаллы - Әлмәт трассасында Әлмәт бүлеге инспекторлары атларны ветеринар документлардан башка гына ташу очрагына юлыга. Гаепле кеше административ җаваплылыкка тартылган.
Буа районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Булат Шакуров халык җыены барышында Иске Борындык ветеринар пункты фельдшеры Геннадий Логиновка күп еллык тырыш хезмәте өчен Буа районы хакимиятенең Рәхмәт хатын тапшырды.
Карабаш постында Әлмәт территориаль бүлеге ветеринар инспекторлары диңгез продукциясен ветеринар-санитар документлардан башка ташу очрагын ачыклый. Бу очрак РФ авыл хуҗалыгы министрлыгы кагыйдәләрен бозу дип санала. Гаепле машина йөртүче административ җаваплылыкка тартыла.
Баш дәүләт ветеринария идарәсе ветеринария инспекциясенең Казан территориаль бхлеге инспекторлары Казан шәһәрендә тиешле документларсыз гына елга балыгы сату очрагын ачыклаган. Документлары булмаган продукцияне сату тукталылган. Ветеринария кагыйдәләрен бозучы административ җаваплылыкка тартылган.