Самара өлкәсеннән Казан шәһәренә ветеринар документлары булмаган балык китерү очрагы теркәлгән

2018 елның 5 феврале, дүшәмбе

Дәүләт ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Саескан тавы” постында кизү вакытында юл патруль хезмәткәрләре белән берлектә 22 берәмлек машина туктаткан. Шуларның 11 ендә ветеринарлар контролендә булырга тиешле товар була. Казан шәһәренә Самара өлкәсеннән ветеринар документлары булмаган балык ташу очрагы теркәлгән. Моның өчен хокук бозучыга административ җаваплылык яный.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International