Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге инспекторлары, еллык тикшерү нигезендә үткәргән чара вакытында, Казан шәһәрендәге балалар бакчасында ветеринария өлкәсендә закон бозу очрагына тап булган. Ит продукциясе куллану вакыты чыккан булуга да карамастан, азык-төлек янында сакланган. Мондый төр закон бозучы административ җаваплылыкка тартыла.