ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары тиешле булмаган урында терлекчелек продукциясе белән сәүдә итүне блудырмау максатыннан Шлки районының Базарлы Матак авылында рейд үткәргән. Рейд вакытында тиешле документлары булмаган килеш ит сату очрагы ачыкланган. Сәүдә туктатылган, хокук бозучы административ җаваплылыкка тартылган.

 

5 нче февраль көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары тиешле булмаган урында терлекчелек продукциясен сату урыннарын ачыклау буенча рейд үткәрде. Сыер итеннән ясалган 5 кг фарш РФ авыл хуҗалыгы министрлыгы Приказын бозып сатылган. Продукция сату туктатылган.

 

Буа районы баш ветеринар табибы Булат Шакуров бүген хуҗалыктагы шартлар белән танышу максатыннан районның “Кият” ачык акционерлык җәмгыятендә булды. Хуҗалык директоры Владимир Грачев белән очрашып сөйләшү вакытында агымдагы елда хезмәттәшлек итү турында сөйләштеләр.

29 нчы гыйнвардан 5 нче февральлә кадәр вакыт аралыгында Россиядә эпизоотия халәте түбәндәгечә үзгәрде:

Дуңгызларда африка чумасы очрагы тагын 3 территориядә ачыкланган;

Кыргый кабан дуңгызлары авыруы 4 территориядә теркәлгән.

Йорт дуңгызлары авыруы буенча 7 объект әле дә карантин зонасында. Кыргый фауна буенча 26 объект карантинда.  

Оренбург өлкәсендә ике объектта нодуляр дерматит авыруы буенча карантин игълан ителгән. 6 территориядә бруцеллез буенча карантин кертелгән.

Дәүләт ветерианрия идарәсенең Саба территориаль бүлеге инспекторлары Әтнә районы Олы Әтнә авылында диңгез балыгын документларсыз сату очрагына тап булган. Шул сәбәпле сәүдә туктатылган, хокук бозучыга протокол тутырылган.  

Дәүләт ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Саескан тавы” постында кизү вакытында юл патруль хезмәткәрләре белән берлектә 22 берәмлек машина туктаткан. Шуларның 11 ендә ветеринарлар контролендә булырга тиешле товар була. Казан шәһәренә Самара өлкәсеннән ветеринар документлары булмаган балык ташу очрагы теркәлгән. Моның өчен хокук бозучыга административ җаваплылык яный.  

2 нче февраль көнне Дәүләт ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге ветеринар инспекторлары Актаныш авылы базарында 50 кг колбаса эшләнмәләрен саитуда кагыйдә бозуга тап булган: сатучы аларның тиешле документларын күрсәтә алмый. Бу очрак ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагы булып теркәлә һәм сатучы административ җаваплылыкка тартыла.

Кузайкино – Нурлат юлында (“Камышла” постында) Дәүләт ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары юл патруль хезмәте белән берлектә 12 берәмлек автотранспорт туктаткан, шуларның 5се инспекторлар контрольдә тотарга тиешле йөк белән булган. Бер очракта балык продукциясе ветеринария документларыннан башка ташылган. Ветеринария кагыйдәләрен бозучы административ җаваплылыкка тартыла.    

4 нче февраль көнне Дәүләт ветеринария идарәсенең Апас территориаль бүлеге ветеринар инспекторлары Буа районы территориясендә яшь эре мөгезле терлек сату вакытында кагыйдә бозуны ачыклый. Сатылучы бозауларга ветеринар-санитар белешмә тутырылмаган. Инсекторлар тарафыннан сәүдә итү туктатылган, хокук бозучы административ җаваплылыкка тартылган.

4 нче февраль көнне Апас территориаль бүлеге инспекторлары тарафыннан  Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылында бозаулар сату вакытында ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагы трекәлгән: терлекләрнең тиешле ветеринария белешмәләре юк. Бу очрак РФ ның Ветеринария турындагы Законын бозу дип санала. Бозау сату туктатылган, хокук бозучы административ җаваплылыкка тартылган.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International