ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

“Тула-1” постында Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориалҗ бүлеге инспекторлары юлл хәрәкәте инспекторлары белән берлектә Яр Чаллыдан Менделеевск шәһәренә баручы транспортта 1080 данә тавык йомыркасы, 36 кг тавык ите һәм фаршка ветеринар белешмә булмавын ачыклый. РФ авыл хуҗалыгы министрлыга Приказы бозу очрагы буенча гаеплегә протокол төзелгән.
 

12 нче февраль көнне “Тула-1” постында Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориалҗ бүлеге ветеринар инспекторлары юл хәрәкәте инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә йөк машиналарын тикшергәндә 655 кг дуңгыз маена ветеринар белешмәләр булмавын ачыклаган. Әлеге продукция Түбән Новгород өлкәсеннән Яр Чаллыга илтелергә тиеш була. “Ветеринария турында”гы Закон бозу очрагы буенча гаеплегә протокол төзелгән.

Республика ветеринария лабораториясе 5 нче февральдән 9 ына кадәр төрле ветеринария тикшерүләре уздыра:

Серология буенча 1404 тикшерү;

Лейкозга тикшерү 844;

1832 вирусология тикшерүе;

23 бактериологик тикшерү һәм башкалар үткәрелгән.

5 нче февральдән 9 нчы февральгә кадәр Саба районы ветеринария лабораториясе түбәндәге эшләрне башкара:

12 тапкыр сөт сыйфаты тикшерелгән; 2 тапкыр эре мөгезле терлек патология материалы тикшерелгән; 18 тапкыр кетан тәнчекләре; 10 тапкырканга биохимия анализы ясалган; 1487 тапкыр канны лейкозга тикшергәннәр; 1487 тапкыр – бруцеллезга тикшерү үткәрелгән.

10 февралькөнне Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында Лаеш районыннан Саратов өлкәсенә баручы машинада колбаса эшләнмәләре, тавык йомыркасына ветеринар-озату белешмәләре булмавын ачыклый. Ветеринар кагыйдәләрне бозган өчен гаепле кешегә карата административ хокук бозу турында протокол төзелгән.   

10 нчы февраль көнне Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге  Мәскәү – Уфа юлында 8 баш эре мөгезле терлкне ташыганда ветеринария таләпләрен бозу очрагына юлыга: маллар машинага бәйләмичә урнаштырылган. Гаепле кеше административ җаваплылыкка тартылган.

Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Алексеевск ветеринария берләшмәсе белгечләре белән бергә Кызыл Шәрык җәмгыятенә караган “Левашово” җерлекчелек комплексында 598 баш эре мөгезле терлеккә элек ясалган туберкулин нәтиҗәләрен өйршнделәр.  

11 нче февраль көнне Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль бүлеге инспекторлары Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылы территориясендә эре мөгезле терлекләр сатуда ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагына тап булган: малларга ветеринар табиб белешмәсе алынмаган. Бу факт РФ авыл хуҗалыгы министрлыгы Приказын үтәү булып санала. Гаеплеләргә административ хокук бозу турында протокол төзелгән.

 

Саратов өлкәсе ветеринария Идарәсе хәбәр иткәнчә, Дергачи бистәсендәге чүплектән алынган үлгән дуңгыз материалын лаборатор тикшерү нәтиҗәсе африкасы чумасы вирусын ачыклаган. Хәзерге вакытта бу урында ветеринария таләпләре ннигезендә профилактика чаралары һәм авыруны таратмау өстендә эш бара.    


10
февраль, 2018 ел
шимбә

Бүген башкалабыз Казан шәһәрендә “Чаңгы юллары 2018” Бөтенроссия ярышлары уза. Спорт сөючеләргә уңай булсын өчен, чара Казанның өч урынында оештырылган иде. Баш ветеринария идарәсе, Казан ветеринария берләшмәсе һәм Республика ветеринария лабораториясе хезмәткәрләре, 50 дән артык кеше, Әмәт урман-паркында чаңгыда ярышты. Баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов беренчеләрдән булып финишка килде. “Респбуликаның ветеринария белгечләре сәламәт яшәү рәвешен сайлый һәм һәр вакытта да спорт чараларында активлык күрсәтә”, ди Алмаз Хисаметдинов.

Фиништан соң спортчыларны кайнар чәй, шашлык, тәм-томнар белән сыйладылар. Моны Казан ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Тимур Галеев һәм Республика ветеринария лабораториясе директоры Марс Вәлиевлар оештырган иде.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International