12 нче февраль көнне “Тула-1” постында Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориалҗ бүлеге ветеринар инспекторлары юл хәрәкәте инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә йөк машиналарын тикшергәндә 655 кг дуңгыз маена ветеринар белешмәләр булмавын ачыклаган. Әлеге продукция Түбән Новгород өлкәсеннән Яр Чаллыга илтелергә тиеш була. “Ветеринария турында”гы Закон бозу очрагы буенча гаеплегә протокол төзелгән.