Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Саескан тавы” постында юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре белән берлектә 15 төрле транспорт чарасын тикшергәннәр. Шуларның 7 сендә ветеринарлар контролендә булырга тиешле йөк төялгән була. Тикшерү барышында ачыкланганча, Чувашия республикасыннан маллар төяргә килгән машинага дезинфекция ясалмаган. Гаепле зат штрафка тартыла.