Алексеевск территориаль бүлеге ветеринар инспекторлары Чистай шәһәрендәге балалар бакчасында ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерә. Тикшерү барышында ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагы табылмага.
Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Нурлат районындагы бер балалар бакчасында элек табылган кимчелекләрнең бетерелүен ачыклау өчен тикшерү үткәрде. Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, ветеринария кагыйдәләрен бозу очраклары бетерелгән.
Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Аксубай районы ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре белән берлектә “Родник” җәмгыятенә караган хуҗалыкта 159 баш эре мөгезле терлеккә элек ясалган туберкулин нәтиҗәләрен тикшерделәр.
Россия Президентын сайлаулар 2018 нче елның 18 нче мартында үтәчәк. Россия Федерациясе Конституциясен нигезендә ил башлыгы 6 еллык срокка, туры һәм яшерен тавыш бирү юлы белән сайлана.
Баш ветеринария идарәсе бу көннәрдә ветеринар-санитар экспертлар өчен укулар оештырды. Семинар Агропромпарк бинасында уза. Аны ачу тантанасында Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, җитәкче урынбасары Габделхак Мотыгуллин, Казан шәһәре ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Тимур Галеевлар катнашты. Укуларны Баш ветеринария идарәсе һәм Республика ветеринария лабораториясе белгечләре алып бара.Семинарның теория өлешеннән соң, ветсанэкспертлар Агропаркның ветеринария лабораториясендә практик өлешне үткәрде.
Бүген “Тула-2” постында Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Яр Чаллыдан Түбән Камага баручы машинада скумбрия балыгына ветеринар белешмә булмавын ачыклый. “Ветеринария турында”гы Закон бозылу сәбәпле, гаепле штраф түләячәк.
Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетында Баш ветеринария идарәсе Владимир өлкәсе территориясендә АЧС очрагы теркәлү турында хәбәр итә. Үлгән кыргый кабан дуңгызы материалын тикшерү нәтиҗәсе африка чумасы вирусын күрсәткән. Хәерге вакытта вирус теркәлгән урында профилактика һәм авыруны таратмау өчен ветеринария чаралары үткәрелә.
28 нче февраль көнне Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Яр Чаллы шәһәрендә ветеринар белешмәдән башка гына 20 кг күләмендә кош итеннән ярымфабрикатлар сату очрагын кисәткән. Авыл хуҗалыгы министрлыгы Приказын үтәмәгән затлар штраф түләячәк.
28 февраль көнне “Малиновка” постында Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге инспекторлары Татарстаннан Ульяновск өлкәсенә баручы машиналарда ветеринария кагыйдәләре бозылу очрагына тап булганнар. Административ хокук бозучылар җаваплылыкка тартылган.