Ветеринар-санитар экспертлар белемнәрен күтәрә

2018 елның 1 марты, пәнҗешәмбе

Баш ветеринария идарәсе бу көннәрдә ветеринар-санитар экспертлар өчен укулар оештырды. Семинар Агропромпарк бинасында уза. Аны ачу тантанасында Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, җитәкче урынбасары Габделхак Мотыгуллин, Казан шәһәре ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Тимур Галеевлар катнашты. Укуларны Баш ветеринария идарәсе һәм Республика ветеринария лабораториясе белгечләре алып бара.Семинарның теория өлешеннән соң, ветсанэкспертлар Агропаркның ветеринария лабораториясендә практик өлешне үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International