Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетында Баш ветеринария идарәсе Владимир өлкәсе территориясендә АЧС очрагы теркәлү турында хәбәр итә. Үлгән кыргый кабан дуңгызы материалын тикшерү нәтиҗәсе африка чумасы вирусын күрсәткән. Хәерге вакытта вирус теркәлгән урында профилактика һәм авыруны таратмау өчен ветеринария чаралары үткәрелә.