ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2018 ел
дүшәмбе

5 нче марттан 12 нче мартка кадәр вакыт аралыгында Россиядә эпизоотия халәте түбәндәгечә үзгәрде. Калиниград өлкәсендә кыргый фаунада дуңгызларның африка чумасы авыруы белән зарарлану очрагы теркәлде. Владимир өлкәсендә 2, Саратов өлкәсендә 1 урында шщхси йортта африка чумасы буенча карантин дәвам итә.  Кыргый фаунада карантин 32 объектта. Ящур авыруы буенча карантинда Забайкалье өлкәсендәге 27 урын.  Кострома өлкәсендә бер урында кош гриппы буенча карантин. Оренбург өлкәсендә ике урында нодуляр дерматит буенча карантин.      

11 нче март көнне Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль бүлеге инспекторлары Буа шәһәре территориясендә эре мөгезле терлек бозаулары саткан вакытта ветеринария кагыйдәләре бозылу очргына юлыккан. Җаваплы шәхесләр алминистратив штрафка тартыла.

 

 

11 нче март көнне Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль бүлеге инспекторлары Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылында эре мөгезле терлек бозаулары саткан вакытта ветеринария кагыйдәләре бозылу очргына юлыккан. Җаваплы шәхесләр алминистратив штрафка тартыла.

Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль бүлеге инспекторлары Казан – Ульяновск юлында Буа шәһәреннән Чуваш Республикасына 117 кг күләмендә эре мөгезле терлек башларын ветеринария белешмәсеннән башка гына ташу очрагын ачыклаган. “Ветеринария турындагы” Законны бозучы административ штрафка тартылган.

 


10
март, 2018 ел
шимбә

Баш ветеринария идарәсенең Апас территориалҗ бүлеге инспекторлары Татарстан Прокуроры таләбе буенча Яшел Үзәндәге сөт эшкәртү предприятиясендә палннан тыш тикшерү үткәргән. Тикшерү барышында ветеринария кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлгән. Предприятиедә ветеринария кагыйдәләре үтәлеше өчен җаваплы затка карата протокол төзелгән.

Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль бүлеге нспекторлары Чистай шәһәрендәге бер балалар бакчасында ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшергән. Тикшерү барышында ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланмаган.  

Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль бүлеге инспекторы Нурлат шәһәрендәге бер балалар бакчасында ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшергән. Тикшерү барышында терлекчелек продукциясенә ветеринар белешмә булмау кебек кагыйдә бозу очрагы ачыкланган. Җаваплы затка карта протокол төзелгән.


8
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле гүзәл затларыбыз! Сезне чын күңелемнән язның беренче бәйрәме – 8 март халык-ара хатын-кызлар көне белән котлыйм! Хәр көнегез, бүгенге кебек матур булсын: хәр вакыттта да йөзегездән елмаю китмәсен, яратып һәм яратылып яшәгез.

Изге теләкләр белән, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе – Татарстан Республикасының Баш дәүләт ветеринар инспекторы  Алмаз Хисаметдинов.
 


7
март, 2018 ел
чәршәмбе

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Нурлат районындагы бер мәктәптә ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшергән. Тикшерү барышында терлекчелек продукциясенә ветеринар белешмәләр булмавы ачыкланган. Моның өчен җаваплы затка административ штраф каралган.

“Саескан тавы” постында Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә 17 берәмлек транспортны тикшергән. Алексеевск районыннан Балык Бистәсенә эре мөгезле терлек алырга килгән машинаның тиешенчә дезинфекция үтмәгәне ачыкланган. Хокук бозучы административ җаваплылыкка тартылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International