Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль бүлеге инспекторлары Казан – Ульяновск юлында Буа шәһәреннән Чуваш Республикасына 117 кг күләмендә эре мөгезле терлек башларын ветеринария белешмәсеннән башка гына ташу очрагын ачыклаган. “Ветеринария турындагы” Законны бозучы административ штрафка тартылган.