5 нче марттан 12 нче мартка кадәр вакыт аралыгында Россиядә эпизоотия халәте түбәндәгечә үзгәрде. Калиниград өлкәсендә кыргый фаунада дуңгызларның африка чумасы авыруы белән зарарлану очрагы теркәлде. Владимир өлкәсендә 2, Саратов өлкәсендә 1 урында шщхси йортта африка чумасы буенча карантин дәвам итә. Кыргый фаунада карантин 32 объектта. Ящур авыруы буенча карантинда Забайкалье өлкәсендәге 27 урын. Кострома өлкәсендә бер урында кош гриппы буенча карантин. Оренбург өлкәсендә ике урында нодуляр дерматит буенча карантин.