ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2018 ел
сишәмбе

Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч – Камылов юлында Буадан Чуваш республикасына баручы машинада ветеринар белешмәләре булмаган 3 баш эре мөгезле терлек булуын ачыклый. Ветеринария кагыйдәләрен бозучыга административ хокук бозу буенча штраф каралган.  

 

Сарман районы ит эшкәртү комбинатында Түбән Кама территориаль инспекторлары катнашында  «Мелиоратор - Тюрюш» җәмгыятеннән китерелгән шикле малны чалганнар. Малның эчке органнарына ясалган ветеринар-санитар экспертиза нәтиҗәләре туберкулез авыруы табылмавын күрсәткән.             

12 нчы март көнне Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч – Камылова юлында Казаннан Кайбыч районына 30 кг күләмендә туң балык ташучы машинаны туктаткан. Балыкка тиешле ветеринар белешмәләр булмавы ачыкланган. Әлеге факт буенча гаепле кешегә карата протокол төзелгән.

 

12 нче март көнне Баш ветеринария идарәсенең Түбән Кама территориаль бүелеге инспекторлары Түбән Кама шәһәрендә тиешле булмаган урында терлекчелек продукциясен сату урыннарын ачыклау буенча рейд үткәргән. Ветеринар белешмәсе булмаган килеш дуңгыз ите сатучыга карата протокол төзелгән, аңлату эшләре алып барылган.

12 нче март көнне Чүпрәле районындагы “”Эталон-Агро җәмгыятендә ветеринария белгечләре өчен эре мөгезле терлектә диагноз ачыклау алымнарына багышланган зональ семинар-киңәшмә үтте. Эш алымнарын куллану ысуллары турында Баш ветеринария идарәсе белгече Рәфәт Хәмзин, Республика ветеринария лабораториясе белгече Альбина Перлова сөйләделәр. Семинар-киңәшмә эшендә Буа, Тәтеш, Апас, һәм Чүпрәле районнары ветеринар берләшмәләре белгечләре катнашты.

10 нчы, 11 нче март көннәрендә Баш ветеринария идарәсенең Түбән Камаа территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткән урында терлекчелек продукциясен сату урыннарында тикшерүләр үткәргән. Ветеринария өлкәсендә табылган кимчелекләр буенча сатучылар белән аңлату эшләре алып барылган.

Баш ветеринария идарәсенең Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Мөслим районындагы “Фәизә” сөт эшкәртү предприятиесендә ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшергән. Ачыкланган кагыйдә бозылу очраклары буенча җаваплы шәхескә карата протокол төзелгән.  

Баш ветеринария идарәсенең Түбән Кама терииториаль бүлеге ветеринар инспекторлары Мөслим районындагы “Экомилк” предприятиесен тикшергән. Предприятиедә ветеринария кагыйдәләрен бозу очраклары буенча протокол төзелгән.

Баш ветеринария идарәсенең Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Татарстан Республикасы прокуроры таләбе буенча “Түбән Кама сөт эшкәртү” предприятиесендә ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшергән. Табылган кимчелекләрне бетерү өчен вакыт бирелгән.

5 нче марттан 7 нче мартка кадәр вакыт аралыгында Саба районының ветеринария лабораториясе түбәндәге тикшеренүләр үткәргән:

-         15 тапкыр сөт тикшергәннәр;

-         2 тапкыр эре мөгезле терлек материалы тикшерелгән;

-         3 тапкыр кетан тәнчекләре тикшергәннәр;

-         14 тапкыр канга биохимия тикшерүе эшләнгән;

-         1198 тапкыр лейкозга канны серологик яктан тикшергәннәр, 1360 тикшерү бруцеллезга;

-         18 тикшерү паразитология юнәлешендә эшләнгән.

Районның ветеринария-санитария экспертизасы 85 түшкә эре мөгезле терлек итен тикшергән, 15 тикшерү сөт һәм сөтчелек продукциясенә ясалган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International