Эре мөгезле терлектә диагноз ачыклау алымнары буенча семинар-киңәшмә үтте

2018 елның 13 марты, сишәмбе

12 нче март көнне Чүпрәле районындагы “”Эталон-Агро җәмгыятендә ветеринария белгечләре өчен эре мөгезле терлектә диагноз ачыклау алымнарына багышланган зональ семинар-киңәшмә үтте. Эш алымнарын куллану ысуллары турында Баш ветеринария идарәсе белгече Рәфәт Хәмзин, Республика ветеринария лабораториясе белгече Альбина Перлова сөйләделәр. Семинар-киңәшмә эшендә Буа, Тәтеш, Апас, һәм Чүпрәле районнары ветеринар берләшмәләре белгечләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International