Саба территориаль бүлеге инспекторлары Россельхознадзор идарәсе инспекторлары белән берлектә Балтач районындагы “Арча” сөт эшкәртү комбинатында тикшерү үткәргән. Тикшерү барышында ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган. Җаваплы кешегә карата протокол төзелгән, кимчелекләрне бетерү өчен вакыт билгеләнгән.
Алексеевск территориаль идарәсе инспекторлары Чистай районындагы бер балалар бакчасында алдан табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшергән. Тикшерү барышында кабат ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланмаган.
Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Чистай районындагы сөт эшкәртү комбинатын тикшергәннәр. Тикшерү вакытында ветеринария кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлгән. Кимчелекләргә юл куйган шәхес административ җаваплылыкка тартылган.
Баш ветеринария идарәсенең Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһәрендә тиешле булмаган урында терлекчелек продукцияләрен сатуны ачыклау буенча рейд үткәргән. Рейд вакытында ветеринар белешмәсе булмаган килеш 15 кг сыер итеннән ясалган фарш сату очрагы ачыкланган. Эшмәкәр белән аңлату эшләре алып барылган.
Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Яр Чаллы шәһәре ветеринар берләшмәсе битәкчесе белән берлектә авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелгән урында ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерә.
Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Россельхознадзор инспекторлары белән берлектә Нурлат районындагы “Восток” кооперативын тикшергән. Тикшерү барышында ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган. Табылган кимчелекләр буенча протокол төзелгән.
Алексеевск территориалҗ бүлеге инспекторлары Татарстан Республикасы прокуратурасы таләбе буенча Нурлат районындагы сөт комбинатында ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшергән. Тикшерү барышында күзәтелгән кимчелекләр нигезендә, җаваплы затка административ штраф язылган.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Нурлат районындагы бер эшмәкәрнең предприятиесендә ветеринария кагыйдәләре үтәлеше буенча планнан тыш тикшерү үткәргән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча гаепле кешегә карата административ протокол төзелгән.
Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Балык Бистәсе районындагы сөт эшкәртү предприятиесен тикшергән. Ачыкланган кимчелекләр буенча гаепле кешегә карата административ хокук бозу буенча проткол төзелгән.