Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Чистай районындагы сөт эшкәртү комбинатын тикшергәннәр. Тикшерү вакытында ветеринария кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлгән. Кимчелекләргә юл куйган шәхес административ җаваплылыкка тартылган.