Баш ветеринария идарәсенең Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһәрендә тиешле булмаган урында терлекчелек продукцияләрен сатуны ачыклау буенча рейд үткәргән. Рейд вакытында ветеринар белешмәсе булмаган килеш 15 кг сыер итеннән ясалган фарш сату очрагы ачыкланган. Эшмәкәр белән аңлату эшләре алып барылган.