ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2018 ел
җомга

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Яңа Чишмә районындагы мәктәптә ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария өлйәсенә кагылышлы кимчелекләр табылмаган.

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Нурлат районы ветеринария идарәсе белгечләре белән берлектә Нурлат районындагы хуҗалыкта 253 баш эре мөгезле терлеккә элек кертелгән туберкулин нәтиҗәләрен өйрәнделәр.  

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Балык бистәсе районындагы бер балалар бакчасында планлы тикшерү үткәрде. Тикшерү барышында ветеринария өлкәсендә кагыйдә бозулар ачыкланмаган.

Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Кама” постында ветеринария белешмәсе булмаган килеш 100 баш бройлер чебешләрен ташу очрагына юлыккан. Гаепле затка административ штраф каралган.


31
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Россельхознадзор җитәкчесе урынбасары Николай Власов катнашында киңәшмә үтте. Анда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, Татарстан буенча Россельхознадзор идарәсе җитәкчесе Нурислам Хабипов катнашты. Алмаз Хисаметдинов Татсратнда Меркурий системасына күчү барышы турында сөйләде. Аннан соң киңәшмәдә катнашучылар Николай Власовка үзләрен борчыган сорауларын бирделәр.  

Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Россельхознадзор җитәкчесе урынбасары Николай Власов катнашында киңәшмә үтте. Анда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, Татарстан буенча Россельхознадзор идарәсе җитәкчесе Нурислам Хабипов катнашты. Алмаз Хисаметдинов Татсратнда Меркурий системасына күчү барышы турында сөйләде. Аннан соң киңәшмәдә катнашучылар Николай Власовка үзләрен борчыган сорауларын бирделәр.  

Казанга килү белән Николай Власов татарстан журналистлары белән очрашты. Бер сәгатьтән артык барган пресс-конференциядә ветеринария белешмәсен электрон вариантта бирү системасын кертүгә кагылышлы күп санлы сорауларын бирделәр. Электрон системага күчү буенча Татарстандагы уңышлар турында Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов сөйләде.

Бүген Татарстанга Россельхознадзор җитәкчесе урынбасары Николай Власов ккилде. Казан халыкара аэропортында аны Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, РСХНның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов, ТМВЛ директоры Рәис Кәримовлар каршы алды.

Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария академиясе 145 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге вакыйга уңаеннан анда бүген Халыкара форум башланды. Юбилей чараларында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры МАрат Әхмәтов та катнаша. Тантаналы чараларга Төркия, германиядән дә кунаклар килгән. 145 ел вакыт аралыгында Казан ветеринария академиясе 20 меңнән артык белгеч әзерләп чыгарган.


30
май, 2018 ел
чәршәмбе

24 май көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов яңа проектларны тәкъдир итү Агентлыгы генераль директоры белән берлектә стратегик инициативалар сайтын эшләтеп җибәрде (http://i.tatarstan2030.ru/). Әлеге сайтта теләге булган һәркем Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешенә кагылышлы тәкъдимнәрен калдыра ала. Яки булган тәкъдимнәргә бәя бирә ала. Иң яхшы дип табылган инициативалар 2030 Стратегиясенә кертеләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International