Казанга килү белән Николай Власов татарстан журналистлары белән очрашты. Бер сәгатьтән артык барган пресс-конференциядә ветеринария белешмәсен электрон вариантта бирү системасын кертүгә кагылышлы күп санлы сорауларын бирделәр. Электрон системага күчү буенча Татарстандагы уңышлар турында Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов сөйләде.