Казан ветеринария академиясе 145 еллык юбилеен билгеләп үтте

2018 елның 31 мае, пәнҗешәмбе

Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария академиясе 145 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге вакыйга уңаеннан анда бүген Халыкара форум башланды. Юбилей чараларында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры МАрат Әхмәтов та катнаша. Тантаналы чараларга Төркия, германиядән дә кунаклар килгән. 145 ел вакыт аралыгында Казан ветеринария академиясе 20 меңнән артык белгеч әзерләп чыгарган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International