31 нче май көнне Баш ветеринария идарәсендә “Электрон ветеринария сертификациясе системасын эксплуатацияләү” дигән темага киңәшмә үтә. Анда Рссельхознадзор җитәкчесе урынбасары Николай Власов чакырулы. Киңәшмә эшендә Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республиканың дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчеләре катнаша.
Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Тула-1” постында ветеринария белешмәсе булмаган килеш 14 баш эре мөгезле терлек ташу очрагына юлыкканнар. Әлеге күренеш ветеринария турындагы Законны тупас бозу дип санала. Гаепле зат админстратив җаваплылыкка тартылган.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов гражданнарны кабул итте. Сораулар һәм тәкъдимнәре булган гражданнар кабул итүгә +7 (843) 221-77-47 телефон номеры аша алдан язылып куя ала. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Министрлар Кибинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов атна саен сишәмбе көнне Казан шәһәрендә Федосеевск урамы, 36 нчы йорт адресы буенча гражданнарны кабул итә.
Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Тула-1” постында Яр Чаллыдан Алабугага баручы машинада 520 кг күләмендә биологик калдыкларны ачыклый. Контроль дә булырга тиешле йөккә ветеринария белешмәсе булмавы да ачыклана. Ветеринария белешмәсе булмаган өчен, гаепле зат штраф түләргә тиеш була.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Мөслим районындагы постта кизү вакытында тиешенчә җиһазландырылмаган транспорт чарасында авыл хуҗалыгы кошларын (үрдәкләр) ташу фактын ачыклаган. Ветеринария кагыйдәләрен бозган өчен гаепле зат административ штрафка тартылган.
Саба территориаль бүлеге инспекторлары Әтнә районындагы бер балалар бакчасында ветеринария иаләпләре үтәлеше буенча тикшерү үткәрде. Тикшерү барышында ветеринария кагыйдәләрен бозу факты ачыкланмаган.
Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Кама” постында 37 кг күләмендә колбаса эшләнмәләрен ветеринар белешмәсе булмаган килеш ташу очрагын ачыклаган. Гаепле затлар административ җаваплылыкка тартыла.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Яңа Чишмә районы ветеринария берләшмәсе белгечләре белән берлектә “Агрооснова” предприятиесендәге 1127 баш эре мөгезле терлеккә элек кертелгән туберкулин нәтиҗәләрен тикшерделәр.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторалры Мөслим районындагы постта ветеринария кагыйдәләрен үтәмичә авыл хуҗалыгы кошларын (үрдәкләр) ташу очрагын ачыклаган. Гаеплегә карата протокол төзелгән.
Саба территориаль бүлеге инспекторлары “Кольцо- 1” постында ветеринария белешмәсе булмаган килеш 4 баш эре мөгезле терлек ташу очрагын ачыклаган. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы законын бозган өчен административ җаваплылык каралган.