ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2018 ел
сишәмбе

Казан территориаль бүлеге инспекторлары Мәскәү – Уфа юлында ике тапкыр  Чуваш республикасына эре мөгезле терлек ташу вакытында ветеринария таләпләрен бозу очрагын ачыклаган. Гаепле затларга карата штраф язылган.

 

Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында тиешле таләпләргә туры килми торган машинада терлекчелек продукциясен ташу очрагын ачыклаган. Гаепле зат административ штрафка тартыла.

 

Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Яр Чаллы – Водозабор юлында 9 кг киптерелгән балык, 11 кг дуңгыз маен тиешле таләпләргә туры килми торган машинада ташу очрагын ачыклаган. Ветеринария кагыйөдәләрен бозучы штраф түләргә тиеш була.  

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Казан – Ульяновск юлында Чуваш республикасыннан килүче машинада ветеринария белешмәсе булмаган килеш 6 баш эре мөгезле терлек ташу очрагын ачыклаган. Ветеринария таләпләрен бозучы административ штрафка тартылган.

 

4 нче июнь көненә Владимир өлкәсендә ике урында йорт дуңгызлары арасында АЧС буенча карантин саклана. Кыргый фаунада исә 12 объектта карантин игълан ителгән. 55 урында бруцеллез авыруы ачыкланган.

28 нче майдан – 1 нче июнь көннәрендә Республика ветеринария лабораториясе түбәндәге тикшерүләр үткәргән:

-         Серология бүлеге РИД буенча 368 тапкыр тикшерү лейкоз авыруын ачыклауга үткәрелгән;

-         Вирусология бүлеге 659 тапкыр кан тикшергән, 12 тапкыр патологик материал тикшерелгән;

-         Бактериология бүлеге 8 тапкыр паталогик материал тикшергән;

-         Биохимия бүлеге 30 тапкыр кан тикшергән;

-         ПЦР бүлеге 48 төрле анализ тикшергән;

-         Ветеринар-санитар экспертиза бүлегендә 10 тапкыр сөт тикшергәннәр, 1 тапкыр бал, 1 тапкыр сыер итен тикшергәннәр;

-         Паразитология бүлегендә 29 тапкыр капрологиягә тикшерү үткәрелгән;

-         Токсикология бүлегендә 3 патологик материал, 5 тапкыр сөт тикшерелгән, 5 тапкыр терлек азыгы тикшергән;

-         Тикшеренүләр үзәге 6 материал тикшергән.

 

Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Байсар авылы янындагы постта тиешле ветеринария белешмәсе булмаган килеш 5 баш ат ташу очрагына юлыккан. Әлеге күренеш ветеринария турындагы Законны тупас бозу дип санала. Гаепле затлар штрафка тартылды.


4
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген Баш ветеринария идарәсе җитәкчес Алмаз Хисаметдинов Нурлат районы ветеринария берләшмәсе коллективы белән очрашты һәм коллективка  яңа җитәкчене тәкъдим итте – Илнур Хәнәфиев 2008 нче елда Казан дәүләт ветеринария академиясен тәмамлаган, ветеринария өлкәсендә 7 ел эшләгән.

 

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында тиешле булмаган урында эре мөгезле терлек бозауларын сату очрагын ачыклаган. Сатылучы бозауларга тиешле ветеринария белешмәсе булмау – ветеринария таләпләрен тупас бозу дип санала. Кагыйдә бозучылар штрафка тартыла.

 

Баш ветеринария идарәсенең ревизион эшче төркеме Әгерҗе районы ветеринария берләшмәсендә 2017 еллык финанс-хуҗалык эшчәнлеген тикшерде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Баш ветеринария идарәсенең ревизоры Илнур Галимҗанов җитәкчелегендә киңәшмә үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International