ЯҢАЛЫКЛАР


13
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

Зәй муниципаль районында ветеринария белешмәләрен электрон язу системасына күчүгә багышланган киңәшмә үтте. Киңәшмә эшендә фермерлык хуҗалыклары вәкилләре, юридик затлар катнашты. “Меркурий” системасын күчүә багышланган доклад белән Зәй районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фоат Исламов чыгыш ясады.


9
июнь, 2018 ел
шимбә

Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Кама” постында 21 баш эре мөгезле терлекне ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташу очрагын ачыклаган. Әлеге күренеш ветеринария турындагы Законны бозу дип санала. Гаепле затлар штрафка тартылган.

Апас территориаль бүлеге инспекторлары “Арча” сөт комбинатында алдан табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшерделәр. Тикшерү барышында ветеринария таләпләре бозылу ачыкланмаган, кимчелекләр бетерелгән.

 

Казан – Ульяновск юлында Апас территориаль бүлеге инспекторлары 6 баш эре мөгезле терлекне ташыганда ветеринария кагыйдәләре бозылу ачыкланган – малларга ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затларга штраф салынган.

Саба территориаль бүлеге инспекторлары катнашында Арча районына Венгриядән 300 баш эре мөгезле терлек кертелгән. Куркынычсызлык максатларында маллар карантинга куелган, транспорт чаралары тиешенчә дезинфекцияләнгән.

 

Саба территориаль бүлеге инспекторлары Питрәч районындагы “Кощаковский” хуҗалыгында ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү вакытында кошчылык хуҗалыгында ветеринария таләпләре бозылуы ачыкланган. Нәтиҗәдә кимчелекләрне бетерүтурында күрсәтмә бирелгән.

 

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Аксубай районында ирекле рәвештә урамда дуңгызлар йөргәнен ачыклаган. Бу күренеш африка чумасы вирусын тарату куркынычы булып карала. Наепле затларга карата штраф салынган.

Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Кама” постында 178 кг кош итен, 29 кг тавык бавырын, 13 кг кош итен, 240 данә тавык йомыркасын ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташу очрагын ачыклаган. Гаепле затлар штрафка тартылган.

Казан территориаль бүлеге инспекторлары Казанда тиешле булган җиһазлардан башка, ветеринария белешмәләре булмаган килеш колбаса эшләнмәләрен сату очрагын ачыклаган. Кагыйдә бозучы штрафка тартылган. Сату туктатылган.

Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Кама” постында 65 кг кош итен, 360 данщ тавык йомыркасын, 52 кг сыер итен тиешле ветеринария белешмщсе булмаган килеш ташу очрагын ачыклаган. Гаепле затларга карта административ штраф каралган.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International