ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2018 ел
шимбә

Республикада лейкозлы сыерларны бетерү өчен 4-5 ел вакыт кирәк, ди Алмаз Хисаметдинов.

 (Буа, 7 июнь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Киләчәктә лейкозлы сыер сөте сәламәт сыер сөтенә караганда арзанрак бәяләнергә мөмкин. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстанның баш ветеринары Алмаз Хисаметдинов әйтте.

“Лейкозлы сыерлар темасы – авырткан җир булып кала бирә. Әмма ул алга таба тагын да кискенләшәчәк. Безнең аңлавыбызча, лейкозлы сөтнең бәясе сәламәт сыер сөтенә караганда түбәнрәк булачак”, - диде Алмаз Хисаметдинов.

  • Республикада барлык мөгезле эре терлекнең 15 проценты лейкоз авыруына дучар.

“Ел саен без бу санны киметергә тырышабыз. Беренче ике елда - 5әр, узган ел 3 процентка киметтек. Бу өлкәдә эш бара, әмма ул тиз генә хәл ителә торган мәсьәлә түгел. Моны хәл итеп бетерү өчен безгә 4-5 ел вакыт кирәк”, - диде Татарстанның баш ветеринары.

  • Лейкозлы сыер сөтен сату өчен электрон товар озату документы алганда да кыенлыклар бар. 

Хөрмәтле коллегалар!

Россия көне ирек, мөстәкыйльлек, бәйсезлек билгесе, илдәге халыкларның бердәмлеге көне буларак кабул ителә. Чын күңелдән сезне Ватаныбыз көне белән котлыйм! Илдәге һәр кеше дә үзен ирекле, бәхетле, кирәкле    һәм хөрмәтле кеше итеп тойсын иде. Сугышлар безне читләп үтсен. Сезгә җан тынычлыгы, иминлек, җитеш тормыш, сәламәтлек, иҗади уңышлар телим!

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Баш ветеринария идарәсе начальнигы – Татарстан Республикасының Баш дәүләт ветеринар инспекторы Алмаз Хисаметдинов.

 

 


8
июнь, 2018 ел
җомга

“Саескан тавы” постында Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары кизү вакытында 17 берәмлек транспорт чарасын туктатып тикшергән. Шулар арасында маллар ташыганнан соң тиешенчә дезинфекция үткәрелмәгән машина ачыкланган. Гаепле кешегә карата штраф язылган.

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары “Таврия-1” постында маркировкасы булмаган килеш терлекчелек продукциясен ташу очрагын ачыклаган. Ветеринария таләпләрен бозган өчен гаепле зат штрафка тартылган.

 

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Казан – Нурлат юлында тиешенчә ябылмаган цестернада сөт ташу һәм ташыганда бер-берсе өстенә өелгән ит очрагын ачыклаган. Ике очракта да гаепле затлар штрафка тартыла.

Алексеевский территориаль бүлеге инспекторлары Чистай шәһрендәге бер балалар бакчасында алдан табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшерделәр. Тикшерү барышында ачыкланганча, кимчелекләр бетерелгән.

Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында ветеринария белешмәсе булмаган килеш ит ташу очрагын ачыклаган. Авыл хуҗалыгы министрлыгы приказын үтәмәгән өчен штраф каралган.

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Мөслим районындагы постта авыл хуҗалыгы кошларын ташыганда ветеринария таләпләрен бозу очрагын ачыклаган: транспортта тиешенчә дезинфекция үткәрелмәгәнлеге беленгән. Кагыйдә бозу факты буенча протокол төзелгән.

Яр Чаллы территориаль блеге инспекторлары Минзәлә районындагы постта ветеринария белешмәсе булмаган килеш 10 баш эре мөгезле терлек ташу очрагына юлыккан. Гаепле кеше административ җаваплылыкка тартылган.

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары “Таврия-1” постында Таможня Союзы Регламентын бозып ит продукциясен ташу очрагына юлыккан. Гаепле затлар административ штрафка тартылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International