Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Кама” постында 21 баш эре мөгезле терлекне ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташу очрагын ачыклаган. Әлеге күренеш ветеринария турындагы Законны бозу дип санала. Гаепле затлар штрафка тартылган.